Эшмәкәрлек

Губернатор Алексей Русских Ульяновск өлкәсенең үсеш форумында төбәк хөкүмәте тарафыннан башкарылган эшләрне билгеләп үтте.

Өлкә экономикасы тотрыклы булып кала. Авиация төзелеше, автомобильләр эшләп чыгару, приборлар һәм станоклар җитештерү, ИТ-сектор, төзелеш, авыл хуҗалыгы, төрле хезмәтләр сферасы. Шундый күптөрлелек – бик күп буын ульяновскилыларның тырыш хезмәте һәм өлкә җитәкчелеге тарафыннан дөрес карарлар кабул итү нәтиҗәсе бу.

Идел елгасы, аэропортлар, юл челтәре, “елга-диңгез”гә чыгу мөмкинлеге бирүче порт – болар барысы да безнең регионга эре транзит узелына һәм логистика үзәгенә әверелү форсаты тудыра.

“Безнең регион булышлык күрсәтү программаларында катнаша, аларның күләме гомумроссия дәрәҗәсеннән 1,5 мәртәбәдән артып китте”,- диде Губернатор.

Бездә бизнес өчен, инвестицияләр өчен уңай шартлар булдырылган. Алгарышлы үсеш территорияләре, порт тибындагы аерым экономик зона, индустриаль парклар – болар һәммәсе дә эшләүче механизмнар.

Әлеге модельне саклап калу һәм үстерү – төп бурычларның берсе.

 

Азат ГАЗИЗОВ, “Опора России” эшмәкәрләр берләшмәсенең беренче вице-президенты:

- Ульяновск өлкәсе, эшмәкәрлеккә системалы рәвештә ярдәм күрсәтүгә һәм әлеге секторның тотрыклы үсешенә таянып, кече һәм урта бизнес үсешенең эзлекле һәм нәтиҗәле моделен күрсәтә. Регион УСН буенча 1 процентлы ставканы саклап калды һәм бу эшкуарлар өчен сизелерлек ярдәм булып тора. Кече һәм урта эшмәкәрлек секторында 200 меңгә якын кеше исәпләнә, бу – эш белән мәшгуль халыкның 30 проценты дигән сүз. Бик тә яхшы, көчле күрсәткеч! Шунысы аеруча игътибарга лаек: эшмәкәрләр саны ел саен уртача 5 процентка арта. Үзмәшгульләр динамикасы аеруча сизелә: биш ел элек 9 мең тирәсе булса, хәзер 100 меңнән артып киткән. Эшкуарлыкка карата административ басым кими бара. Бу – Губернаторның эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән эзлекле курсы һәм власть белән бизнесның, шул исәптән “Мой бизнес” үзәге белән үзара файдалы хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсе.