Рамазанов урамы

Чынлы районы Зур Нагаткино авыл җирлегенең депутатлар советы карары нигезендә, Зур Нагаткино район үзәгенең яңа урамы Ульяновск өлкәсе һәм Чынлы районының Почетлы гражданины Ханәфи Вәли улы Рамазанов исемен йөртәчәк. Депутатлар советы депутаты, җирле татар автономиясе рәисе Тәльгат Идиатуллов безгә әнә шул хакта хәбәр итте.

Ханәфи Вәли улы бөтен гомерен Ульяновск өлкәсенә хезмәт итүгә багышлады. Ул озак еллар дәвамында Чынлы районына җитәкчелек итте – район башкарма комитеты рәисе, район хакимияте башлыгы, район башлыгы булып эшләде. Бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, оештыру сәләтен эшкә җигеп, гаделлек һәм таләпчәнлек принципларына таянып, Чынлы районын барлык социаль-экономик күрсәткечләр буенча да алдынгылар сафына чыгарды. Милләтебез бишеге булган авылларны саклап калуга аеруча зур игътибар бирде. Халыклар арасында дуслыкны һәм милләтара, динара татулыкны ныгыту мәсьәләсен һәрвакыт күз уңында тотты. Кешелекле, ярдәмчел һәм гадел булуы белән район халкының хөрмәтен һәм ихтирамын казанды.