Безнекеләр – Иҗтимагый палатада

Регион башлыгы Алексей Русских боерыгы нигезендә, Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасының яңа составына керәчәк егерме кешедән торган исемлек расланды.

Әлеге исемлектә берничә милләттәшебез дә бар. Менә алар: “Әфганстан һәм махсус хәрби операцияләр ветераннарының Россия Союзы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының “Виват” Ульяновск төбәк иҗтимагый оешмасы вәкиле Рамил Загит улы Абитов; Әфганстандагы сугыш инвалидлары һәм сугыш җәрәхәтләре –“Сугыш инвалидлары” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ульяновск региональ оешмасы вәкиле Рафаэль Абделахат улы Мардеев; “Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте составындагы Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте” үзәкләштерелгән дини оешмасы вәкиле Илдар хаҗи Сафиуллин.