Халкыбыз батырлыгы - мәңгелек

Геройлар турында истәлекләр беркайчан да онытылмый: Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда “Халкыбыз батырлыгы” дип исемләнгән экскурсия узды.
Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда “Халкыбыз батырлыгы” дип аталган бай эчтәлекле экспозиция урын алган. Әлеге экспозициядә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының фашизмга каршы көрәштә геройлык һәм батырлык үрнәге күрсәтүен раслаучы документлар белән танышырга мөмкин. Биредә Зур Чирекле каһарманнарының, тыл хезмәтчәннәре белән сугыш чоры балаларының шәхси әйберләренә аерым урын бирелгән.
Экскурсоводлар Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узган Самәт Сабир улы Ильясовның биографиясенә аеруча зур игътибар бирде. Аның данлыклы сугышчан юлы - чын батырлык һәм Туган илгә, газиз Ватанга тугрылыклы булып калу үрнәге. Немец-фашист гаскәрләренә каршы дәһшәтле сугышта геройлык күрсәтүе өчен Самәт Сабир улы Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары, “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.
Туган як музеенда патриотик рухтагы очрашулар Бөек Җиңүнең кадерен белеп яшәргә өйрәтә. Без герой якташларыбыз белән чиксез горурланабыз һәм аларның батырлык үрнәкләре турында истәлекләрне күңел түрләребездә саклыйбыз.