Сугышның башыннан ахырына кадәр - полуторкада

Ульяновск шәһәрендә гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Назия Камалетдин кызы Ядыгарова-Мустафинаның вафатына быел дүрт ел булды.

Назия Камалетдин кызы 1923 елның 18 декабрендә Чынлы районы Кәшә авылында дөньяга килә. Ул Ульяновск педагогия училищесын тәмамлауга багышланган чыгарылыш кичәсендә директор Долотказиннан 1941 елның 22 июнендә, иртәнге сәгать дүрттә сугыш башлануы турында ишетә. Училищены бетергән 18 малай шул ук көнне гаризалар яза һәм доброволец булып фронтка китә.

1941 елның 20 августында Назия юнәлтмә буенча Татарстанның Буа районы мәктәбенә эшкә урнаша һәм балалар белән бергә колхоз кырында уңышны җыя. Ә 1 сентябрьдән мәктәптә көн саен 6-7 сәгать дәрес үткәрә һәм басуда эшләвен дәвам итә. 1941 елның декабрендә 7-10 класс укучылары белән танкларга каршы траншеялар казый.

1942 елның май аенда яшь мөгаллимәне фронтка алалар. Ул Мәскәү өлкәсе Нарофоминск шәһәренең шоферлар әзерләүче мәктәбендә укый. 1942 елның августында авиация частенә җибәрәләр. Әлеге полкка нибары дүрт шофер - өч карт белән Назия хезмәт күрсәтә.

Назия, тирә-якта бомбалар бертуктаусыз шартлап торудан һич тә курыкмыйча, бензозаправщик, водовоз, маслозаправщик, санитарка (аның белән яралыларны эвакогоспитальгә ташыйлар) һәм полуторканы өзлексез рәвештә ягулык белән тәэмин итә. Клин, Вязьма, Гжатск өчен каты сугышлар бара. 1943 елның башында авиаполкны бомбага тотып, тулысынча юк итәләр. Назия ул вакытта рейста була һәм исән кала. Шуннан соң аны автобатка юнәлтәләр. “ЗИС-5” (3 тонналы машина) белән передовойга - алгы сызыкка снарядлар ташый. 1943 елның августында Смоленск тирәсендә чолганышка эләгә. Чолганыштан чыгып, безнекеләр янына барып җитү өчен унике көн кирәк була. Көнлек паек - 50 грамм сохари, сазлыктагы суны пилоткага тутырып эчәләр. 6 ноябрьдә совет гаскәрләре Киевны фашистлардан азат итә. Назия үзенең машинасы белән переправаны уңышлы чыгу бәхетенә ирешә. Ул Сычовка шәһәре өчен каты бәрелешләрне үз күзләре белән күрә.

Бүрәнәләрдән салынган күпер аша чыкканда, Назия бәхетсезлеккә юлыга. Бүрәнәләр тирә-якка тарала һәм ул машинасы белән бергә тиз ага торган елгага төшеп китә. Госпитальдә генә аңына килә. Үлемнән кем коткарып калганын белми. Өч кабыргасы сынган, җилкәсе белән сул тезе имгәнгән була. Бер ай госпитальдә ятып чыга.

Безнекеләр Брестны азат итә. Якташыбыз Американың “Студебеккер” дип аталган стартерлы машинасында йөри. Кенигсберг тирәсендә каты яралана.

1945 елның августына кадәр “Лесные волки” армиясенә каршы хәрби операцияләрдә катнаша.

9 майда - Җиңү көнендә озак вакыт хатлар язышкан яраткан кешесе - Совет Армиясе капитаны һәлак була.

1943 елда фронтта ул булачак ирен үлемнән коткарып кала. Шулай бервакыт көчле бомбежка астында машинасы белән передовойга снарядлар илткән вакытта, кабина тәрәзәсеннән пычрак эчендә ыңгырашып яткан яралы солдатны күреп ала. Сикереп төшеп, аны шинеленә сала да, шоссега кадәр (йөз илле метр) өстерәп бара (кызның буе - 154 см, авырлыгы - 48 кг) һәм госпитальгә илтеп тапшыра. Солдат күзләрен ачып: “Егеткәй! Адресыңны бир әле, әгәр исән калсам, хат язармын”,- дип пышылдый. Назия берни дә аңлатып тормыйча, полевая почтасының адресын язып, гимнастерка кесәсенә сала. Сугыштан соң үлемнән калган егет Назияне эзләп таба һәм Ульяновск ТЭЦына эшкә чакыра һәм ул алтмыш яшенә кадәр шунда тырышып хезмәт итә.

Назия Камалетдин кызы яшьли тол кала. Ул кызы белән улын һәм тагын әле якты дөньядан иртә киткән икебертуган сеңелесенең ике ятим баласын ялгызы гына аякка бастыра.

Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен милләттәшебез “За взятие Кенигсберга” һәм “За боевые заслуги” медальләре белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышы һәм Хезмәт ветераны Надия Камалетдин кызы Ядыгарова турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.