Кирюшкино авылы лачыны

Советлар Союзы Герое Мәхмүт Ильяч улы Аипов хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында туып үскән.

Ул – 990 нчы укчылар полкы укчысы (1 нче Белоруссия фронтының 5 нче удар армиясе 230 нчы укчылар полкы), кызылармияче.

Мәхмүт Аипов 1942 елның апрелендә Куйбышев шәһәренең Пролетарский район хәрби комиссариаты аркылы доброволец булып Кызыл Армия сафларына китә. Шул ук елның май аеннан башлап Көньяк-Көнбатыш, Сталинград фронтларында фашист илбасарларына каршы сугышларда катнаша. 1942 елның сентябрендә яралана, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, кабат стройга баса. 1943 елның сентябреннән – Көньяк фронтта, аннары 3 нче Украина фронтында сугыша. 1943 елның апрелендә ВКП(б) сафларына керә. 1944 елның язында 230 нчы укчылар дивизиясенең 990 нчы укчылар полкы 8 нче укчылар ротасы укчысы буларак явыз дошманга каршы батырларча сугыша.

1944 елның 17 апрелендә Севастополь шәһәре өчен каты бәрелешләр вакытында кызылармияче Аипов дошманның ут нокталары урнашкан урынга разведка ясый. Гитлерчылар группасы белән күзгә-күз очрашып, ике фашист солдатын үтерә, үзе дә яралана, әмма хәрби частенә әйләнеп кайта һәм командованиегә кыйммәтле мәгълүматларны тапшыра. Әлеге батырлыгы өчен курку белмәс татар егете “За отвагу” медале белән бүләкләнә.

1944 елның октябреннән башлап үзенең полкы составында 1 нче Белоруссия фронтында сугыша, Варшава-Познань, Висла-Одер операцияләрендә катнаша. Берлин операциясендә, Берлинны алу өчен каты бәрелешләр вакытында чын батырлык үрнәкләре күрсәтә.

1945 елның 22 апрелендә Берлин янындагы Каульсдорф шәһәрчеген яулап алу өчен барган каты сугышта кызылармияче Аипов яраланган пулемет төзәүчесен алмаштыра һәм дошманның ут ноктасын юк итә. Аннары бинаның подвалына бәреп кереп, берничә гитлерчыны пулеметтан атып үтерә. Яраланса да, кул белән сугышуга керешә. Аннары дошманнар өстенә граната ташларга өлгерә. Икенче граната белән калган гитлерчыларны юк итә, әмма үзе дә каты яралана. Шул ук көнне яралардан үлә. Тигез булмаган сугыш урынында 26 немец солдатының мәете кала.

СССР Верховный Советы Президиумының 1945 елның 31 маенда имзаланган указы нигезендә, немец илбасарларына каршы сугыш фронтында командованиенең хәрби заданиеләрен үрнәкле үтәгән һәм шул вакытта кыюлык һәм геройлык күрсәткән өчен, кызылармияче Мәхмүт Ильяч улы Аиповка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Якташыбыз Мендзыжеч шәһәренең (хәзер – Польшаның Любушск воеводствосы) совет хәрби зиратында туганнар каберендә җирләнгән.

Ленин ордены (1945 елның 31 мае) һәм “За отвагу” медале (1944 елның 5 октябре) белән бүләкләнгән.

Самара өлкәсенең Октябрьск шәһәрендә вагон депосы бинасына мемориаль такта куелган. Октябрьск шәһәренең 11 нче санлы мәктәбе Герой Аипов исемен йөртә. Туган якларында – Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә аның исеме Советлар Союзы Геройлары һәйкәленә уеп язылган. 2022 елның 9 маенда Кирюшкино авылында Мәхмүт Аиповка һәйкәл ачылды.

И.ХАСИБОВ.