Батырлык ордены белән бүләкләнгән

Геройлар безнең арабызда! Ринат Рәфик улы Хамитвалеев Батырлык ордены һәм “За отвагу” медале белән бүләкләнгән.
“Яшәргә кирәк. Үзебез өчен һәм хәзер инде безнең арабызда булмаучылар хакына!”- ди СВО ветераны Ринат Рәфик улы Хамитвалеев. Син чын герой, дип атаганда, бераз оялып куя. Тәвәккәллек, кыюлык, авырлыклардан курыкмау сыйфатлары - Бөек Ватан сугышында катнашып, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән бабамнан һәм алты ел дәвамында пожарный буларак утка каршы көрәшүемнән, дип саный ул. Махсус хәрби операция зонасында күңелем кушканны барысын да эшләдем, ә дәүләт бүләкләре куртка астыннан күренми алар, ди Ринат Рәфик улы.
“2022 елда “Ахмат” аркылы доброволец булып киттем. Өлешчә мобилизация башланмаган иде әле. Яшь чагымда армия сафларында хезмәт итмәдем, шуңа күрә хәрби комиссариат аша алмадылар. Грозныйга барып җиттем, анда ике атналык учебканы үттек тә, самолет белән Донбасс якларына очтык. Машина белән Попасная шәһәренә барып төштек. Первомайск, Лисичанск, Бахмутка илтүче трасса аннан ерак түгел. Шулай итеп, сугыш хәрәкәтләре барган зонага аяк бастым.
Хәрби контрактымның срогы тәмамлангач, өйгә әйләнеп кайттым. Ике ай чамасы ял иттем дә, ЧВК “Редут” белән контракт төзеп, янә фронтка киттем. Ни өчен, диярсез. Балалар, хатын-кызлар белән карт-карчыкларның күз яшьләре түгүләрен күреп, тәмам туйдым. Мондый очракта читтә калуы, илебез язмышына битарафлык күрсәтеп яшәве мөмкин түгел. Без снарядлардан бушаган әрҗәләргә азык-төлек тутырып, җирле халыкка тарата идек. Мескеннәр ачлыктан интекмәсеннәр өчен.
Дүрт тапкыр яраландым (җәрәхәт, мина кыйпылчыгы, ике контузия), ике мәртәбә госпитальдә ятып чыктым. Бераз тернәкләнә төшеп, хастаханә койкасыннан торам да, янә сугышка ашыгам. 2024 елның маенда икенче контрактымның да срогы чыккач, өйгә кайттым.
Анапа шәһәрендәге санаторийга сәламәтлегемне ныгытырга җибәрделәр. Тыныч тормышка акрын гына җайлашып киләм инде, әлегә ялгыз - өйләнмәгән”,- ди Ринат Хамитвалеев.
“Ватан сакчылары” дәүләт фондының Ульяновск өлкәсендәге филиалы коллективы Ринат Рәфик улын дәүләт бүләкләре алуы уңаеннан кайнар котлый!
Филиалның социаль координаторлары ветераннар белән һәрчак элемтәдә тора һәм аларны шатланып каршы алалар. Һәркайсы белән чиксез горурланабыз! Без бергә!