1 май – Яз һәм хезмәт көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр!
Әлеге көн төрле буын һәм һөнәр кешеләрен берләштерә, фидакарь хезмәткә хөрмәтне, үсеш белән иминлеккә омтылышны символлаштыра. Беренче май бик тә хаклы рәвештә үзләренең көндәлек хезмәтләре белән туган ягыбыз үсешенә, экономика белән социаль сфераны ныгытуга, балаларыбыз өчен лаеклы киләчәк булдыруга зур өлеш кертүчеләр бәйрәме булып кала.
Ульяновск өлкәсе һәрвакытта да хезмәт сөючән, җаваплылык хисенә ия һәм талантлы кешеләре белән дан тота. Өлкәдә яшәүчеләрнең профессиональлелеге, көч-куәте һәм эшкә тугрылыклы булуы аркасында безнең төбәк яши, үсә һәм алга таба хәрәкәт итә.
Кадерле дуслар! Шушы күркәм яз бәйрәме сезне яңа үрләр яуларга илһамландырсын, билгеләнгән максатларга ирешергә көч өстәсен һәм күңелләрегезне шатлык-куанычлар белән тутырсын иде. Намуслы хезмәтегез, актив гражданлык позициясенә ия булуыгыз һәм кече Ватаныбыз язмышына битарафлык күрсәтмәвегез өчен сезнең һәркайсыгызга чын ихластан рәхмәт белдерәм.
Сезгә нык исәнлек, тынычлык, һәрбер гаиләгә иминлек, ямьле яз кәефе һәм яңа профессиональ уңышлар телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.