Фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтлебез

Губернатор Алексей Русских Чардаклы районы территориясеннән узучы тимер юлдагы аварияле ситуация нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
Өлкә Хөкүмәте йортында Бряндино станциясе тирәсендә “Мәскәү – Чиләбе” пассажир поездының рельслардан төшүе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткән хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
“Авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга – экстренлы һәм медицина хезмәтләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, тимер юл эшчеләренә, шулай ук доброволецларга батырлык үрнәге күрсәтүләре өчен тирән ихтирамымны, олы рәхмәтемне белдерәм. Ульяновск өлкәсе профессиональлелек һәм кыюлык күрсәтүче геройлары белән горурлана”,- диде регион башлыгы.
Губернатор боерыгы нигезендә МВДның Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе, Росгвардия, МЧС, өлкәнең транспорт, сәламәтлек саклау һәм спорт министрлыклары хезмәткәрләре – тимер юлдагы аварияле ситуация нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы җитмештән артык кеше Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатларына, истәлекле бүләкләргә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында Чардаклы районы эчке эшләр идарәсеннән полиция майоры Илдар Наил улы Махмутов та бар. Алексей Русских фидакарь хезмәте белән танылган милләттәшебезгә Рәхмәт хаты тапшырды.