Сәхнәдә – “Сандугачлар” коллективы

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә хәзер инде традициягә кергән “Сембер карлыгачлары” фестиваль-конкурсы гөрләп узды. Анда Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе укучылары да катнашты.

Зур Чирекле авылы урта мәктәбе 5Б классы укучыларының “Сандугачлар” иҗат коллективы Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә үзләренең искиткеч сәләтле булуларын күрсәтү бәхетенә ирештеләр. Татар халкының кабатланмас мәдәниятен һәм сәнгатен, милли үзенчәлекләрне белүче малайлар һәм кызларыбызның милли костюмнары жюри белән тамашачыда чиксез соклану тудырды.

Горурланабыз: “Сандугачлар” коллективы өченче призлы урынга лаек булып, кубок белән истәлекле бүләк алды.

Галия МУНЗАФАРОВА,

Зур Чирекле урта мәктәбенең 5Б классы җитәкчесе.