Тимирязевское мәктәбен ремонт көтә

Губернатор Алексей Русских Хөкүмәт йортында гражданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итте.
Төбәгебез җитәкчесенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында Ульяновск районы Тимирязевское бистәсендә яшәүче милләттәшебез Гүзәл дә бар иде. Гүзәл – ике бала анасы: улы 8 класста укый, ә кызы киләсе 2027 елда беренче класска керергә җыена. Бистә мәктәбе ике корпустан тора, башлангыч класслар блогына кичектергесез рәвештә капиталь ремонт таләп ителә.
“Башлангыч сыйныфлар блогы 2024 елда ук инде авария хәлендә дип танылды. Шуңа күрә укучыларны төп блокка күчерделәр. Башлангыч мәктәп бинасында ремонт эшләрен агымдагы ел дәвамында башкарып чыгарга ниятлибез. “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча мәктәпне яңарту эшләренә бюджеттан 26 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шулай ук бинаның куркынычсызлык системасын тулысынча яңарту күздә тотыла. Район администрациясе һәм мәктәпнең ата-аналар комитеты ремонт эшләренең барышын көндәлек контрольдә тотачаклар”,- дип белдерде өлкә Губернаторы.