СВОның алгы сызыгында хезмәт иткән

Милләттәшебез Шәвкәт Анверов СВОның алгы сызыгында – передовойда бүлекчә командиры булып хезмәт иткән.

Шәвкәт Анверов Чардаклы районында туып үсә. Малай вакытында ук үсеп җитеп хәрби булырга хыяллана. Танк училищесын тәмамлап, офицер юлын үтә, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. СВО – махсус хәрби операция башлануы турында игълан ителгәч үк доброволец булып фронтка китә.

2022 елның язында ул Харьков юнәлешендә ут белән ярдәм итү элемтә взводының бүлекчә командиры буларак сугышчан бурычларын үти. Фронтта батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтүе өчен “За отвагу”, “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, “За мужество” медальләре, шулай ук “Донбасс доброволецы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Шәвкәт Шамил улы контузия алганнан соң туган якларына, өенә кайта. Бүген ул “Сембер җире геройлары” программасы буенча белем ала, үз проектын якларга әзерләнә.

“Әлеге программа үз мөмкинлекләреңне тикшерергә һәм уй-ниятләреңне тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итә. Әлбәттә, җиң сызганып эшләргә, илебезгә файдалы булып яшәргә мин әзер”,- ди Шәвкәт Анверов.