Самир Имангулов – искиткеч акыллы егет

Ульяновск шәһәреннән 10 класс укучысы Самир Имангулов математика буенча “Мин чишәм!” (“Я решаю!”) дип аталган халыкара конкурста җиңү бәхетенә иреште.
Самир – Ульяновскиның 90 нчы Эдварс авторлык лицее укучысы. Ул халыкара конкурста Россиядән һәм тагын 19 илдән катнашучы 6,5 меңнән артык мәктәп укучысын артта калдырып, ун җиңүче исемлегенә кергән. Искиткеч акыллы егеткә ноутбук бүләк итеп тапшырганнар.
Самир башлангыч классларда укып йөргәндә математика белән мавыга башлый, соңрак олимпиада дәрәҗәсенә күчә. Ул урта мәктәпне тәмамлап, Санкт-Петербург дәүләт университетына яки “Югары экономика мәктәбе” милли тикшеренү университетына укырга керергә җыена.