Президент рәхмәт белдерде

Алексей Русских милләттәшебез Альберт Сагировны РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе уңаеннан котлады.

“Гринатом” ширкатенең сервис үзәге начальнигы атом тармагындагы күпьеллык фидакарь хезмәте өчен дәүләт башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

“Россия Президентының Рәхмәте – ул Сезнең күпьеллык хезмәтегезгә һәм атом тармагы каршындагы казанышларыгызга югары бәя. Сез җитәкчелек иткән “Гринатом” ширкатенең сервис үзәге төбәгебездә мәгълүмати технологияләр үсешенең драйверына әверелде, ул тотрыклы үсеш һәм югары производство күрсәткечләре күрсәтә. Яшь белгечләр әзерләү һәм өлкәнең кадрлар потенциалын ныгыту буенча Сезнең хезмәтегез аерым хөрмәткә лаек. Эшегезгә тугрылыклы булуыгыз һәм Ульяновск өлкәсенең социаль-экономик үсешенә сизелерлек өлеш кертүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм коллективыгызга яңа уңышлар һәм профессиональ җиңүләр телим”,- дип белдерде төбәгебез җитәкчесе.

Альберт Сагиров җитәкчелегендәге предприятие федераль программаларны һәм тармак проектларын тормышка ашыруда, “Росатом” дәүләт корпорациясенең нормативлы документларын цифралы эшкәртүдә актив катнаша. Җитәкче Димитровградның НИЯУ МИФИ инженерлык-техник институты белән хезмәттәшлек итүгә аеруча зур игътибар бирә: студентларның остазы буларак дәүләт комиссиясе эшендә катнаша. Сервис үзәгендә эшләүче яңа хезмәткәрләрнең күпчелеге – Альберт Сагиров җитәкчелегендә практика үтеп, шушы вузны уңышлы тәмамлаучылар.

Сервис үзәгенең казанышлары “Гринатом” ширкатенең позициясен ныгытуга һәм мәгълүмати технологияләр базарында аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга булышлык итә.