Казнаның керемнәр өлеше арта

Алексей Русских ФНС – федераль налог хезмәтенең региондагы идарәсе җитәкчесе Газинур Апсалямов белән очрашты.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсе берләштерелгән казна һәм өлкә бюджетының керемнәре динамикасы буенча гомумроссия күрсәткечләреннән алда бара.
Ульяновск өлкәсенең финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда берләштерелгән бюджетның үз керемнәре 106,3 миллиард сум тәшкил иткән (2024 ел белән чагыштырганда, бу - 9,6 процентка, ягъни 9273,6 миллион сумга күбрәк).
Ульяновск өлкәсе ПФО – Идел буе федераль округы төбәкләре арасында - дүртенче урынны, РФ регионнары арасында 33 нче позицияне били.
“2025 ел нәтиҗәләре буенча налог һәм налог булмаган керемнәр күләме 88,2 миллиард сум тәшкил итте. 2024 елга караганда, бу – 8,5 процентка, ягъни 6,9 миллиард сумга күбрәк”,- дип хәбәр итте Алексей Русских.