Укытучы һәм дин әһеле

Димитровград шәһәренең "Времена года" кафесында Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Мәләкәс районының Почетлы гражданины, район татар автономиясенең беренче рәисе, Мукшы Күле авылы мәчете имам-хатыйбы Гимран Госман улы Хисмятулловның 80 яшьлек юбилеена багышланган шөкер мәҗлесе узды.
Корбан мәҗлесенә Гимран Госман улының дуслары, туганнары һәм якыннары чакырулы иде. Алар арасында Димитровград шәһәре администрациясе башлыгы Сергей Сандрюков, Мәләкәс районы администрациясе башлыгы Михаил Сенюта, район башлыгы, җирле татар автономиясе рәисе Азат Мидаров, Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов, Мәләкәс һәм Яңа Малыклы районнары авылларының имамнары бар иде.
Табын артында Коръән сүрәләре укылды, җылы котлау сүзләре яңгырады. Кунаклар Гимран Госман улының иҗат җимешләреннән – рәсемнәреннән әзерләнгән тирән эчтәлекле күргәзмәне игътибар белән карадылар, авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Анда юбилярның картиналары, шамаилләре һәм фотосурәтләре зәвыклы итеп урнаштырылган иде. Мукшы Күле авыл хужалыгы җитәкчесе Рәдиф Вәлиәхмәтов юбилярның биографиясен кызыклы фактларга таянып сөйләде. Үзенең педагогик эшчәнлеген Мукшы Күле авылы мәктәбендә башлап җибәргән Гөлнәфис Сәхабетдинова хөрмәтле остазы Гимран Госман улының мәктәпкә кадрларны сайлап алу осталыгын билгеләп үтте һәм бүләккә "Сабырлык" мөнәҗәтен яңгыратты.
Хөрмәтле укытучыбызны, бүгенге көндә имамыбызны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм гыйбадәтле озын гомер, саулык, иман ныклыгы телибез.
Гөлнәфис СӘХАБЕТДИНОВА,
Мәләкәс районының “Ак калфак” оешмасы рәисе.