“Муса хаҗи” мәчетендә – ифтар ашы

Йа, Раббым, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итеп, тоткан уразаларыбызны, уздырган ифтар ашларыбызны кабуллардан кылсаң иде!

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил галәмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү вә галәә әәлиһи вә әсъхабиһи әҗмәгыйн.

Изге Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын! Аллаһы Раббыбызга мең рәхмәт – авылыбызда дүрт мәчет уңышлы гына эшләп килә. 12 мартта 4 нче мәчетебездә – “Муса хаҗи” мәчетендә зурлап ифтар мәҗлесе уздырдык. Анда тәравих намазына йөрүче әбиләребез, апалар, сеңелләр, укытучылар һәм врачларыбыз катнашты. Мәскәү шәһәрендә яшәүче кардәшебез Дания Ильясова да олылап сәдака җибәргән иде, аңа рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз.

Хөрмәтле имамыбыз Илдар хәзрәт Бирюковка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук олы ихтирам вә хөрмәткә лаек бабайларыбыз Сәит, Айсә, Зәкәрия белән Фәрит тә намазларны алып баралар. Бергәләп Коръән сүрәләре укып, зикер-тәсбихлар әйтеп, барча әрвахлар рухына багышладык. Абыстаебыз Наҗия хаҗия Сулеймановага да рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авылыбыз эшмәкәрләре Мөнзилә Бирюкова белән Арслан Гафаров мәҗлестә катнашучыларны мичтән яңа гына чыккан кайнар ипиләре белән шатландырдылар. Аш-су осталары Тәнзилә, Алсу, Алсу һәм Наилә тәмле ризыклары белән сыйладылар, аларга Аллаһының рәхмәтләре яусын, саулыклы озын гомер насыйп итсен. Мәҗлесне зурлап оештырган барча әбиләребезгә дә мең-мең әҗер-саваплар насыйп әйләсен иде. Алып баручыларыбыз – Зәйнәп, Хава, Коймак әбиебез Рәшидә Рамазанова һәм Заһирә әби. Мәчетебезне тәрбия кылучы Али Сулеймановка да мәхәллә халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Шулай ук Коръән укучы ике яшь шәкертебезгә – Азат Шәфиев белән Камил Куликовка да чиксез соклануымны белдерәм. Шушы балалар – авылыбызның матур, иманлы киләчәге! Аллаһы Раббыбыз киләсе елларда да Рамазан айларын каршы алырга һәммәбезгә дә насыйп итсен!

Заһирә КУЛИКОВА,

Зур Чирекле авылы.