Балаларны сөендердек

Ишекләрен әле яңа гына ачкан Үрән авылы мәдрәсәсендә Чардаклы һәм Үрән авылы балаларының зур мәҗлесе узды. Чара Чардаклы районы имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов тәкъдиме буенча оештырылды.

Оештыру утырышында авыл мулласы, өлкән киңәшчебез Тәлгать хәзрәт Нуруллов, авылның баш белгече Илдус Хәбибуллин, мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Илнара Камалтдинова, Чардаклы районы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Герасимова, Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Алимова катнашты. Чараның планы төзелде: беренчедән – мәдрәсә белән танышу, икенчедән – күмәкләшеп авыз ачу, өченчедән – волонтерлык хәрәкәтендә катнашучы балаларны хөрмәтләү – бүләкләү. Һәрберебез үзенә тапшырылган эшне башкаруга кереште.

Чарага барлыгы 42 бала килгән иде. Усман хәзрәт, Тәлгать хәзрәт, Илнара Камалтдинова һәм Илдус Хәбибуллин котлау сүзләрен җиткерделәр һәм балаларга киләчәктә дә актив булып, башлаган эшләрен дәвам итеп, волонтерлык группаларын тагын да күбәйтүләрен, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкарып, башкаларга үрнәк булып торуларын теләделәр. Тәлгать хәзрәт “Ясин” сүрәсен укыганнан соң, балалар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр – бик матур итеп Коръән аятьләре укыдылар. Рәмис хәзрәт Ахметзянов искиткеч тавыш белән азан әйтте. Аннары балалар дин әһелләре белән бергә авыз ачтылар һәм ахшам намазын укырга ашыктылар. Ә намаздан соң өстәлдәге нигъмәтләр белән сыйландылар һәм күмәкләшеп ашка дога кылдылар.

Менә инде мәҗлеснең икенче өлеше – бүләкләү тантанасы башланды. Бу эшне башкару өчен Усман хәзрәт Айбулатов, Илнара Камалтдинова һәм Илдус Хәбибуллин чакырылды. Бәйрәмгә килгән һәрбер бала оештыручылар кулыннан грамота белән тәмле күчтәнәчләр кабул итеп алды. Бүләкләргә җавап итеп балалар, рәхмәт сезгә, абыйлар һәм апалар, диделәр.

Чарабызның хөрмәтле кунагы – авылыбыз депутаты Артур Хәкимов Чардаклы бистәсе эшмәкәре Аббәс Сәүбән улы Сулейманов исеменнән өстәлгә тәмле күчтәнәчләр китерде. Өстәлләрне тәмле, ямьле итеп әзерләгән актив хатын-кызларыбыз Юлия Нуруллова, Алсу Иванаева, Наталья Коновалова, Алисә Ахметвалеева, Фирүзә Кәримова, бәйрәмне алып баручы Гөлсинә Герасимова белән Илнара Камалтдиновага, шушы чара матур үтсен өчен үзләреннән өлеш керткән эшмәкәрләребезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бергә башкарган эш бәрәкәтле була, шуңа күрә, бергә булыйк, бердәм булыйк, эшләгән эшләребез уң булсын, диясе килә.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,

Чардаклы районы “Ак калфак” оешмасы рәисе.