“Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләр

Губернатор Алексей Русских “Ел укытучысы-2026” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчене һәм призлы урын алучыларны бүләкләде.

“Әлеге конкурс безнең җиребез талантлы, битараф булмаган педагогларга искиткеч бай булуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Бу бәйге өлкәбездә 1992 елдан бирле үткәрелә һәм бүген без өч бәллүр пеликан иясе белән бөтенроссия дәрәҗәсендәге биш лауреатны үз эченә алган күркәм традиция белән чиксез горурланабыз. Җиңү бәхетенә ирешкән Андрей Замальдинов конкурсның бөтенроссия этабында безнең регионны лаеклы рәвештә тәкъдим итәр дип ышанам. Булышлык күрсәтү һәм педагоглар арасында һөнәри осталык бәйгеләре үткәрү – безнең эшебездә аерым юнәлеш. Бу үзеңне күрсәтү, яңа эш юнәлешләренә алыну һәм коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә. Болар барысы да безгә төбәктә белем бирүнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә”,- диде регион башлыгы.

Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча Чардаклы районы Первомайское урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Андрей Замальдинов җиңүче итеп танылды. Ульяновскиның Советлар Союзы Герое Д.Я.Старостин исемендәге 15 нче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Тимур Сорокин икенче урынга лаек булды.

 

Губернатор Алексей Русских икенче урын алучы Тимур Сорокинга диплом тапшырды