“Браво, маэстро” ияләре

Өлкә Хөкүмәте рәисе Геннадий Спирчагов мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан бүләкләр тапшырды.

Ульяновск шәһәре 2 нче Балалар иҗаты үзәгенең “Булгар” татар җыр ансамбле халык коллективы балетмейстеры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Нина Кыштымова “Маэстро” махсус премиясенә лаек булды. Аның Россия һәм Ульяновск өлкәсе мәдәнияте үсешенә сизелерлек өлеш кертүе әнә шулай югары бәяләнде.

“Браво, маэстро” өлкә премиясенең Михаил Матлин исемендәге “Традицияләрне саклаучы” махсус премиясе Карсун районы Уразовка авылы мәдәният йорты директоры Сәид Диаровка бирелде.

Татар мәдәният үзәгенең “Идел” бию ансамбле халык коллективы җитәкчесе Евгения Шишкина “Престиж” номинациясендә Яшьләр премиясенә ия булды.

 

Сәид Диаров - “Традицияләрне саклаучы” махсус премиясе лауреаты