Без төрле, әмма без бергә!

Россия халыклары бердәмлеге һәм мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында Чардаклының 1 нче “Радуга” балалар бакчасында төрле милләт – рус, татар, чуваш һәм мордва гаиләләрен берләштерүче “Күпмилләтле салават күпере” дип аталган фестиваль узды. Анда һәр гаилә кунакларны үз халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары, традицияләре, рухи кыйммәтләре белән таныштырып, “визит карточка”ларын тәкъдим итте.
Фестивальне төрле халыкларның милли ризыклары күргәзмәсе бизәде. Анда халыкның киң күңелле һәм кунакчыл булуын күрсәтүче сый-нигъмәтләр урын алган иде. Гаиләләр шулай ук үзләренең иҗади осталыгын да күрсәтте: әти-әниләр балалары белән бергә җырладылар һәм биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм нәниләрнең бүләге – музыкаль күчтәнәче белән тәмамланды.
Әлеге вакыйга безне гаиләгә, Туган илгә һәм иҗатка мәхәббәт берләштерүен тагын бер мәртәбә күрсәтте. Менә шундый очрашулар дуслыкны, үзара аңлашуны һәм мәдәниятләрнең күптөрлелегенә хөрмәт хисен ныгыта.
Динара САФИУЛЛИНА.