Сабантуйга әзерләнәбез

Ульяновскиның Тимерьюл район хакимиятендә район Сабан туен оештыру комитеты утырышы узды. Милли бәйрәм 6 июньдә “Винновская роща” мәдәният һәм ял паркында үтәчәк.

Оештыру комитеты утырышында шәһәр башлыгы урынбасары, Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алмаз Иматдинов, администрация хезмәткәрләре, “Росгвардия”, хәрби комиссариат, полиция бүлеге, үзәкләштерелгән клуб системасы, ЗАГС һәм халыкны социаль яклау бүлеге, ял паркы вәкилләре һәм районның татар автономиясе советы әгъзалары катнашты.

“Мәйданчыкларны бәйрәмгә әзерләү, иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, чараны оештыруда катнашучыларның роле турында уртага салып сөйләштек. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр бәйрәмнең милли төсмерләрен саклап калып, хезмәт һәм җыр тантанасын тагын да эчтәлеклерәк итү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр”,- ди татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе, Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Абитов.