Мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы роле

Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы роле турында булыр.

13 ел дәвамында Пәйгамбәрлек миссиясен - вазыйфасын үтәгәннән соң, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.) нурлы Мәдинәгә күченергә әмер итә. Анда аны берничә ел элек Аллаһының Рәсүле тарафыннан җибәрелгән илчеләр ярдәмендә Ислам динен кабул иткән мөһаҗирләр (Мәккәдәге сәхабәләр) һәм әнсарлар (Мәдинәдәге сәхабәләр) зарыгып, түземсезлек белән көтәләр.

Мөселманнар кечкенә төркемнәр белән күченә башлый. Беренче булып күченүчеләр нурлы Мәдинәдән алты миль ераклыкта урнашкан кечкенә генә Куба авылына барып җиткәч, элек хөрмә җимешләре киптергән урында туктап намаз укыйлар. Коръәнне барысыннан да яхшырак укучы Сәлим (р.а.) беренче мөһаҗирләр өчен имам була. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Рабигыль әүвәл аеның дүшәмбе көнендә Кубага килеп җитеп, кайбер риваятьләр буенча 10 яки 14 кич куна. Шул вакытта мөһаҗирләр беренче тапкыр туктап намаз укыган урын киңәйтелә һәм Мөхәммәднең (с.а.в.с.) пәйгамбәрлек тарихында беренче мәчет төзелә. Мәчет квадрат формасында булып, размеры 32гә 32 метр тәшкил итә һәм нәкъ менә шул мәчеттә беренче тапкыр җомга намазы укыла (Бине Сәд).    

Куба авылы мәчетенең дәрәҗәсе турында түбәндәге хәдистә болай дип әйтелә: “Кем җиренә җиткереп тәһарәт алып, Куба мәчетенә юл тотса һәм анда намаз укыса, шуңа кече хаҗ - Гомрә хаҗы кылгандагы кебек әҗер-савап язылыр” (Тирмизи). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Куба мәчетенә шимбә көннәрендә, кайчак дүшәмбе көннәрендә килеп йөргән. Хәзерге вакытта бу мәчет нурлы Мәдинә территориясендә урнашкан.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең килеп җитүе белән Мәдинәне сөендергәннән соң, Наҗар нәселе карамагындагы йорт янына бара һәм аның Кәсвә атлы дөясе җиргә бөгелә. Шуннан соң Пәйгамбәр (с.а.в.с.) әфәндебез дөя өстеннән төшә һәм: “Аллаһы Раббыбыз разый булса, тукталыш урыны менә шул булыр”,- дип әйтә. Аның кушуы буенча әлеге урында икенче мәчет төзелә.

Мәчет төзелгән җир кишәрлеге - участогы Наҗар нәселеннән чыккан Сәхл һәм Сүхәйл исемле ике ятим егет карамагында була. Бу урында алар хөрмә җимешләре киптергәннәр. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) аларны үз янына чакырып, җирне сатып алырга теләве турында белдерә. “Әлеге җир участогының бәясен әйтегез миңа!”- ди ул. Яшьләр аңа: “Әй, Аллаһының Рәсүле, юк, юк, сатмыйбыз, без сезгә әлеге җирне бүләк итеп бирәбез. Аллаһы белән ант итәбез, Раббыбыздан башка беркемнән дә әлеге җир өчен хак сорарга теләмибез”,- дип әйтәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) әфәнде, җирне бүләк рәвешендә алырга теләмичә, тиешле хакны түләп, аны алардан сатып ала (Бохари). Аннары ул кирпечләр әзерләргә куша (кирпечне кыздырылмаган балчыктан ясаганнар).

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) әсхабләр белән бергә мәчет салу өчен кирпеч ташыганда: “Йә, Аллаһ! Чын бүләкләнү ул - бакый дөньяда - Ахирәттә бирелгән әҗер-саваплар. Әнсарлар белән мөһаҗирләргә шәфкать һәм мәрхәмәтеңне насыйп әйлә”,- дип көйли.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мәчете дүрт почмаклы формада булып, озынлыгы һәм киңлеге – 100 зира (75 см), биеклеге 5 яки 7 зира тәшкил итә. Нигезен таштан салалар, ә өске өлешен кирпечтән төзиләр. Аллаһы йортының өч ишеге һәм бер миһрабы була. Аллаһының Рәсүленә (с.а.в.с.) һәм аның гаиләсенә яшәү – көн күрү өчен мәчеткә ике бүлмәле янкорма ясап куялар.

Имам табигыйн Сәид бине Мүсәййб (р.а.), амавитлар заманында әлеге бүлмәләрне җимереп ташлап, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мәчетенә куштылар, дип тирән борчылуын белдерә. “Аллаһы белән ант итәм! Мин бүлмәләрнең бернинди үзгәрешсез, шул килеш калуын бик тә теләр идем! Әгәр шулай булса, бу урынга килгән яшь буыннар һәм кешеләр Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) ничек яшәгәнен, ни рәвешле көн күргәнен үз күзләре белән күрерләр һәм байлыкларын арттырырга теләмәсләр, байлык белән мактанып йөрмәсләр иде”,- дип әйтә ул (Бине Сәд).

Мәчетнең түбәсе хөрмә пальмалары чыбык-чабыклары һәм яфраклары белән каплаган булу сәбәпле, яңгыр яуган вакытта пычрак барлыкка килә. Шулай бервакыт төнлә яңгыр явып уза һәм пычрак хасил була. Ниндидер бер кеше өстеннән күлмәген сала да, шуңа ком тутырып ташый һәм мәчетнең идәненә сибә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) намаз укуын тәмамлаганнан соң: “Нинди күркәм гамәл бу”,- дип канәгатьлек хисен белдерә (Әбү Дәүд).

Тәмим Дәри (р.а.) Шәмнән Мәдинәгә әйләнеп кайтканда, үзе белән берничә шәмдәл һәм кирәк кадәрле шәмдәл мае белән җепләр алып кайта. Ул Мәдинәгә җомга көнне кайтып җитә һәм үзенең ярдәмчесенә җепләрне бәйләп, шәмдәлләрне эләргә һәм кояш иңгәннән соң яктырткычларны кабызырга куша. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) мәчеткә килеп керә дә, бик тә якты булуын күрә һәм, кем болай эшләде, дип сорый. Бу эшне Тәмим Дәри башкарды, дип әйтәләр аңа. “Син мәчетне бизәдең һәм Исламны яктырттың. Аллаһы сине бу дөньяда да, бакыйлыкта да яктыртсын”,- дип белдерә сөекле Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), шатлык-сөенече белән бүлешеп (Бине Хәҗәр, “Әл-Исаба”).

Соңгы ике хәдис мөселманнарның уңайлы тормыш шартлары булдырырга тиешлеген күрсәтә, чөнки җир йөзендә бөтен нәрсә дә кешегә уңайлы булсын өчен барлыкка китерелгән. Хәдисләрдә шулай ук мәчетнең дәрәҗәсе хакында да әйтелә – анда укылган намаз 1000 тапкыр саваплырак санала, ә Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) йорты белән минбәр арасындагы киңлек – ул җәннәт бакчаларының берсе (Бохари).

Югарыда әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) Мәдинәгә килеп урнашкан беренче көннән үк бөтен тырышлыгын бердәм, дус-тату ислам җәмгыяте булдыруга юнәлтә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) мәчетләрен төзү мөселманнар арасында туганлык, кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыруга булышлык итә. Көн саен биш тапкыр мәчеттә җыелып намаз уку мөселманнарга үзләрен бер гаилә итеп тою мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә ислам шәһәрләре архитектурасында үзәктән перефириягә таба киңәю тенденциясе күзәтелә. Бәхет гасыры мәчете – Аср сәгадәт – ул берүк вакытта мәктәп, совет – шура утырышларын үткәрү урыны, административ-хуҗалык мәсьәләләре турында фикер алышу үзәге, дәвалану һәм ял итү урыны булып та хезмәт итә. Пәйгамбәребез мәчетенең таштан эшләнгән эскәмиясе (сүффә) өйләнмәгән һәм йорт-җирсез булган әсхәбләрне үзенә сыендыра, алар вәгазьләр һәм үгет-нәсыйхәтләр тыңлап утыра, әңгәмәләрдә катнаша һәм Аллаһы Раббыбызны зикер кыла. Аллаһы Рәсүленең мәчете читтән килүчеләр өчен кунакханә ролен дә үти.

Хәзерге вакытта интернеттагы сайтларда, социаль челтәрләрдә динисламыбызга кагылышлы нинди генә мәгълүмат юк?! Аларның шактый өлеше шикле, ялган хәбәрләр тарата. Менә шулар капкынына эләгеп, ялгыш юлдан кереп китмәс өчен дини гыйлемне рәсми рәвештә эшләп килүче мәчетләргә, алар карамагындагы мәдрәсәләргә, кыска вакытлы курсларга йөреп алырга кирәк.

Аллаһы Раббыбыз безгә барчабызга да мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмиятен аңлап яшәргә насыйп әйләсен.

Вәгазебезне хәзер барган изге айның әһәмиятен тасвирлаучы хәдис белән тәмамлыйбыз: “Кем Рамазан аенда ураза тотса, аннары Шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, туктаусыз ураза тоткан кебек булыр (ягъни ел буе ураза тоткан кебек саналып аның әҗеренә ирешер)”.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.