ВАТАН ӨЧЕН ГОМЕРЕН БИРГӘН ГВАРДИЯ РЯДОВОЕ ИЛЬЯС ШӘЙДУЛЛИН ЯДКАРЕ
(Башы 27 март санында).

Хәзерге вакытта подразделениедә Россия армиясенең тәҗрибәле сугышчыларыннан һәм шулай ук яңа мобилизацияләнгән хәрбиләрдән торган, илнең төрле регионнарыннан тупланган 3,5 мең хәрби хезмәткәр исәпләнә. Ул пехота, танк бүлеге һәм зенит-артиллерия дивизионнарын берләштергән дүрт батальоннан тора. 15 нче “Кара гусарлар” мотоукчы бригадасы (алар шулай ук “Куркусызлар” – “Отважные” атамасы белән дә йөртелә) хәрбиләренең җиңенә сигез почмаклы хач һәм “Адәм башы” махсус тамгасы төшерелгән кызыл төстәге шеврон тегелә. Бригада составында якташларыбыз – Ульяновск өлкәсенең «Домовой», «Медведь», «Якут» һәм башка атамалар белән билгеле каһарман егетләре дә сугыша. Кызганычка, әлегә Ильяс Шәйдуллинның атамасын ачыклау мөмкин булмады.
Бертуган абыемның улы Ильяс Шәйдуллин менә шундый легендар бригадага эләгә. 2025 елның 27 сентябрендә ул мөстәкыйль рәвештә хәрби хезмәт контракты төзи. Контракт документларының тутырылу рәвешенә караганда, алар тыгыз арада бик ашыгычлык белән тутырылганга охшаган, аерым битләрдәге кайбер графалар тутырылмыйча калдырылган. Үзе ашыкканмы, аңа тиз тотарга кушылганмы, бу кадәресе аңлашылмый.
Хәрби хезмәткә алынган Ильяс Шәйдуллин һәм аның хәрби хезмәттәшләре бригада составына кушылганнан соң хәрби өйрәнүләренең күпме дәвам итүе турында да мәгълүматыбыз юк. Бригаданың разведка ротасы командиры, кадровый офицер Алексей Чупиннан алынган хәбәрдән контракт төзеп килгән яңа хәрбиләрнең уку-өйрәнү курслары барышын беркадәр күзалларга мөмкин. Иң элек замполитлар бригаданың тарихы, бүләкләре: исемле салкын кораллар, медальләр, гусар хачлары белән таныштыра, чөнки хәрби хезмәттә тарихи традицияләргә хөрмәт, подразделениенең рухын тою, символикасын аңлап кабул итү һәм исеменең мәгънәви эчтәлегенә төшенү бик мөһим. Шуннан соң хәрбиләргә, кагыйдә буларак, “Кара гусарлар” шевроны бирелә.
Кайсы заманда да хәрбиләр өчен күп нәрсә командирдан һәм аның сугышчан тәҗрибәсеннән тора. Бригадага килеп кушылу белән мотопехотачы Ильяс Шәйдуллин һәм аның иптәшләренең көннәре көч һәм түземлек таләп итә торган тренировкаларда уза. Күптән физик күнегүләр белән шөгыльләнмәгән 44 яшьлек кешегә өйрәнүләр җиңел бирелмәгәндер. Нишлисең? Хәрби форма киеп, корал тотып көзге каршында үз-үзеңә сокланып карап тору бер нәрсә, үзең белән алынырга тиешле бар нәрсәңне җилкәңә салган килеш йөгерү, шуышу, сикерү, сулыкларны кичү, ерым-чокырлар аркылы чыгу, дошманның шартлы ут һөҗүме астында окоп казып урнашу – бөтенләй башка. Өйрәнү чорының сугышчан бурычларын үтәү өчен яшь сугышчыларга көннәрен полигонда уздырырга туры килә. Алексей Чупин сөйләгәнчә, алар башта аерым-аерым шөгыльләнәләр, аннары куелган бурычны икешәрләп-өчәрләп, алга таба – взводлап, төркемләп башкаруга күчәләр. Соңрак техника ярдәмендә күчеп йөрү, техника ярдәмендә һөҗүмгә бару, засададан (поскыннан) һөҗүм, мина кую күнекмәләре алалар.
Элек армия хезмәтен узмаган контрактчылар өчен, минем күзаллавымча, өйрәнү чоры – команда-приказлар һәм очсыз-кырыйсыз булып тоелган хәрби укулардан гыйбарәт бөтенләй яңа тормышка күчү ул. Аның авырлыгын арадан байтагының Ильяс энекәш кебек инде бишенче дистәне ваклый башлаган өлкәннәр тәшкил итүе дә көчәйтә. Дәрес һәм күнегүләр барышында контрактчылар инде ут-су кичкән һәм солдат хикәятләре-кызыклары белән “яңалар”ның күңелен күтәрергә тырышкан “карт” солдат һәм командирлар тирәсенә тупланырга омтылалар, “алар исән, димәк, ничек эшләргә кирәген беләләр” дип фикер йөртәләр. Шул ук вакытта яңа килгәннәрнең кайберләре, бигрәк тә “ботаниклар” “Рембо” “авыруы”на дучар була, шәп тавыш белән, тел байлыгын кызганмыйча, фантазиясе җиткән кадәр ышанып һәм ышандырып, образга кереп һәм эпитетлар кулланып үзенең дошманны ничек итеп кырып салачагы турында мавыгып китеп сөйли. Ильяс та шундыйлар арасында булгандыр кебек. Шулай икән, ул моны үз-үзен тынычландыру, дәртләндерү, күңелен төшермәс өчен эшләгәндер дип уйлыйк.
Алексей Чупинның, һич шикләнмичә, әйтүенчә, бригадада сугышчылар тулы өйрәнү циклы узалар. “Бурычның нинди булуына карап, ике атна эчендә без кешегә картаны аңлап укый алырлык, ату кораллары һәм элемтә чаралары белән эш итәрлек максимум әзерлек бирәбез”, – ди ул. Ихтимал, һәр кешегә дә түгелдер. Адәм балалары бит төрле. Ильяс кебек контрактчыларның шундый кыска арада хәрби эшне тулысынча үзләштерә алуы икеле. Аларга аерым мөнәсәбәт булырга, башкарак таләпләр куелырга тиештер. Бөек Ватан сугышы елларында, кагыйдә буларак, андыйларга карата “төркемгә авырлык китерергә мөмкин” дигән караш булган, аларны һөҗүм төркемнәренә билгеләгәннәр һәм һөҗүмгә барганда “штрафниклар” урынына куйганнар. Алар дошманның ныгытылган пунктларына һөҗүм барышында батырларча һәлак булганнар. Мондый һөҗүмчеләр үз тормышларын аямыйча хәрби бурычларын үтәгән. Сугыш һөнәрен тиешенчә үзләштерергә өлгермәгән әлеге солдатлар арасында югалтулар аеруча күп булган, чөнки күбесе үзләренең дә сугыша белүләрен исбатларга омтылган.
Мотоукчылар взводы гвардия рядовое Ильяс Шәйдуллин “Кара гусарлар” бригадасы составында кайсы төбәкләрдә сугышкандыр, нинди һөҗүмнәрдә катнашкандыр, билгесез. Исәпләп каравымча, ул сугыш эчендә нибары 40 көннән артыграк булган. Үлеме аны 2025 елның 16 ноябрендә, дошман позицияләренә һөҗүм иткәндә эзләп тапкан. Дошман снаряды гәүдәсен теткәләп аткан. Артиллерия снаряды булганмы ул, миномет снарядымы, әллә пилотсыз очкычтан ташланган снарядмы? Команда составыннан төгәл мәгълүматлар ала алмадык. Аның янәшәсендә тагын берничә хәрби хезмәткәрнең һәлак булуы гына билгеле.
Белгәнебезчә, кайбер гаиләләр махсус сугышчан операция зонасында һәлак булган якыннарының гәүдәсен еллар дәвамында җир куенына тапшыра алмаудан гаҗиз. Сугыш хәрәкәтләре барышындаа һәлак булганнарның җәсәден ачыклау мәсьәләсендә дә хәлләр кискен тора. Ильясның туганнары, ничек кенә сәер яңгырамасын, бу яктан бәхетле. Җирләү хезмәте аның җәсәден вакытында җыйнап-әзерли, әтисе һәм бертуган абыйлары тапшырган анализлар буенча генетик экспертиза үткәрә. 2025 елның 30 ноябрендә гвардия рядовое Ильяс Шәйдуллинның җәсәде ябык табутта туган шәһәре Димитровградка кайтып җитә. Шул ук көнне каһарман Рус Мәләкәсе авылында урнашкан шәһәр зиратында җирләнә.
Аңа кадәр мәчет янында, шәһәр хакимияте һәм хәрби комиссариат вәкилләре катнашында, ил өчен башын салган сугышчы белән саубуллашу мәрасиме уздырыла.
Шәһәр зиратының мөселманнар җирләнә торган ягында мин беренче тапкыр 2025 елның 1 августында, абыем Җәмилнең хәләл җефете, Рамил, Ренат, Ильяс энекәшләрнең газиз әнкәләре Гөлсем җиңгәбезнең вафатына бер ел булган көнне, аның каберен зиярәт кылу ниятеннән абый һәм аның оныгы Таһир белән бергә булган идем. Шунда махсус хәрби операция барышында һәлак булган 6-7 сугышчының каберләре өстендә җилфердәгән хәрби подразделение байракларына игътибар иттем. Ул вакытта тагын дүрт айдан батырларча һәлак булган татар егетләренең каберләре өстендәге шул байракларны кабат күрермен дип кем уйлаган. Кабер ташларындагы сурәтләрдән орден-медальле егетләр карап тора. Әлеге егетләр янәшәсендә, әнисе һәм туганнан-туган апасы Зөлфия (08.03.1972–15.11.2025) каберләреннән ерак та түгел, 15 нче бригаданың гвардия рядовое Ильям Җәмил улы Шәйдуллин җирләнде. Аның да каберенә ике байрак кадап куелды: берсе – атаклы “Кара гусарлар” подразделениесе байрагы.
Бөек Ватаныбыз хакын хаклап, үзе теләп хәрбиләр сафына баскан Ильяс Шәйдуллин махсус хәрби операция зонасындагы сугышлар барышында батырларча һәлак булды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган (1942) бабабыз Исмәгыйль Искаковтан соң ул безнең нәселдә Бөек Җиңү хакына исемен үлемсезлек белән данлаган икенче сугышчы. Бабайга нибары 41 яшь булса, аңа 44 яшь иде. Гвардия рядовое Ильяс Шәйдуллинның сугышчан юлы озын булмаса да, ул бу сугышта катнашкан башка хәрбиләр белән бер сафта украин неонацистларына каршы көрәшкә үз өлешен кертте, аның данлы исеме мәңгеләштерелергә лаек.
Ватан хакына гомерләрен биргән сугышчыларның данлы исеме хәтерләребездән җуелмасын!
Рафаил ШӘЙДУЛЛИН,
тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.