Рөстәм Ямбаев истәлегенә

Николаевка район үзәгендә урнашкан махсус урта уку йортында – Ульяновскиның тимер юл транспорты техникумында Рөстәм Рәхиб улы Ямбаев истәлегенә багышланган шахмат буенча хәзер инде традициягә кергән ачык турнир узды.
Әлеге вакыйга спорт бәйгесе булу белән генә чикләнмичә, исеме Татар Сайманы һәм тулаем Николаевка районы тарихына алтын хәрефләр белән язылган олуг шәхескә хөрмәт вә ихтирам күрсәтү билгесенә дә әверелде.
Рөстәм Рәхиб улы Ямбаев талантлы педагог, галим һәм җәмәгать эшлеклесе иде. Гомере буе ул игелекле, ярдәмчел һәм олы йөрәкле булуы белән аерылып торды. Шуңа күрә күпләр бүген дә аны мактау һәм рәхмәт сүзләре белән искә алалар.
Кызыклы һәм мавыктыргыч шахмат уены Рөстәм Рәхиб улының тормышында мөһим урын алып тора. Спортның шушы интеллектуаль төрен ул гади мавыгу яки яраткан шөгыль итеп түгел, ә акыл һәм стратегик уйлау сәләтен үстерү ысулы итеп саный. Менә шуңа күрә дә аның истәлегенә шахмат турниры уздыру интеллектуаль җиңүләрдән торган тормыш юлының дәвамы буларак кабул ителә.
Турнирны рәсми рәвештә ачу тантанасында катнашучыларны Николаевка район хакимияте башлыгы О.А.Аблязова, техникум директоры Ф.Р.Рахматулина, гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Я.У.Юнушев, район хакимиятенең мәгариф һәм тәрбия идарәсе башлыгы Л.Н.Галкина, Рөстәм Рәхиб улының бертуган энесе А.Р.Ямбаев һәм якыннары сәламләде. Алар Р.Р.Ямбаевның Ульяновск өлкәсенең мәгариф тармагы, профессиональ белем бирү системасы үсешенә зур өлеш кертүен һәм аңа бәйле истәлекләрне саклау кирәклеген билгеләп үттеләр.
Һәрвакыттагыча, традицион ачык турнир күп кенә яшь шахматчыларның игътибарын җәлеп иткән. Бәйгедә урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 8 команда һәм 10 мәктәп командасы шахмат уйнау осталыгын сынап карады.
Һәрбер уенчы – студент яки мәктәп укучысы үзенең иң яхшы сыйфатларын, осталыгын күрсәтергә һәм җиңүгә ирешергә омтылды. Киеренке партияләр, уенчыларның уйга баткан йөзләре, җанатарларның үзара фикер алышулары – болар барысы да интеллектуаль бәйге мохите тудырды. Ифрат та киеренке партияләр нәтиҗәсендә турнирда җиңүчеләр ачыкланды.
Ульяновскиның тимер юл транспорты техникумы командасы, тотрыклы, җайлы уен һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, команда зачетында беренче урынны алды. Кузоватово технологик техникумы командасы (Павловка район үзәге) икенче урынга чыкты. Ә Новоспасское технологик техникумы (Жадовка эшчеләр бистәсе) өченче урынга лаек табылды.
Шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары арасында да шәхси зачетларда җиңүчеләр билгеләнде. Туган авылыбыз Татар Сайманы мәктәбе укучысының турнир тарихында беренче тапкыр җиңүче итеп танылуы аеруча шатландыра, ди бәйгене оештыручы Абдулла Рәхиб улы Ямбаев.
Рөстәм Рәхиб улы Ямбаев истәлегенә турнир – ул гади спорт вакыйгасы гына түгел. Ул – данлыклы шәхескә, педагог, галим һәм күренекле шахматчыга ихтирам белдерү дә әле. Бу – яшь буын вәкилләре өчен тарихыбыз белән танышу, туган ягыбыз үсешенә сизелерлек өлеш керткән кешеләрнең тормыш һәм хезмәт юлы турында ишетү, алардан үрнәк алу мөмкинлеге. Интеллектуаль көрәш кызып киткән шахмат тактасы истәлек символына әверелде. Биредәге һәр йөреш – ул үткәннәргә хөрмәт күрсәтү һәм киләчәккә адым. Анда Рөстәм Рәхиб улының рухи мирасы яшәвен дәвам итә.
Р.НИГЪМӘТЛЕ.