Күпмилләтле төбәктә халыклар дус яшәсен

Губернатор Алексей Русских Хөкүмәт йортында “Россия халыклары ассамблеясе”нең төбәк бүлекчәсе рәисе Илья Ножечкин белән очрашты.
“РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган 2036 елга кадәр Дәүләт милли сәясәтенең стратегиясе, этномәдәни һәм телләр күптөрлелеген саклап, Россия күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгытуны төп максат итеп куя. 2026 елда Ульяновск өлкәсендә Россия Халыклары бердәмлеге елына багышланган масштаблы программа әзерләнде. Аны тормышка ашыруда “Россия халыклары ассамблеясе”нең төбәк бүлекчәсе дә катнашачак. Ульяновскиның халыкның бердәмлеген ныгытуга һәм тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән инициативалы проектларны тормышка ашыру буенча зур тәҗрибәсе бар инде”,- диде Алексей Русских.
Регион җитәкчесе билгеләп үтүенчә, Ульяновск өлкәсендә гомумроссия гражданлык бердәйлеге дәрәҗәсе 90 процент тәшкил итә, халыкның 80 проценттан артыгы төрле милләт кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. Россия күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту белән беррәттән, милли сәясәтнең башка стратегик өстенлекләре дә саклана. Гомумроссия гражданлык бердәйлеген, традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләр нигезендә гражданлык үзаңын ныгыту, этномәдәни һәм телләр күптөрлелеген саклап калу һәм үстерү, милләтара һәм динара татулыкны тәэмин итү, экстремизмга һәм милли, дини нигездә конфликтлар килеп чыгуга каршылык күрсәтү дәүләт милли сәясәтенең стратегик өстенлекләренә керә.
Хәзерге вакытта Илья Ножечкин Ульяновск шәһәр Думасы рәисе, “Породненные города” халыкара оешмасының идарә әгъзасы һәм Федерация Советы каршындагы яшь закон чыгаручылар палатасының Экспертлар советы рәисе вазыйфаларын башкара. “Сембер җире геройлары” төбәк программасында катнашучылар белән эшли. Шулай ук махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар йөк җыю һәм аны озата бару белән шөгыльләнә.
Илья Ножечкин “Россия халыклары ассамблеясе”нең төбәк бүлекчәсе рәисе буларак милли-мәдәни автономияләр белән хезмәттәшлек итеп, милләтара татулыкны ныгыту юнәлешендә эшләячәк. Координацияләү һәм киңәшләшү органнары, Ульяновск өлкәсенең муниципаль берәмлекләрендә җирле бүлекчәләр булдыру күздә тотыла, диде Илья Владимирович.
“Россия Федерациясенең һәрбер гражданины, кайсы милләт вәкиле булуына карамастан, үзен бердәм халыкның аерылгысыз өлеше итеп тоярга тиеш. Беренче чиратта, бу илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятенә хөрмәт күрсәтүдә һәм Туган илебезне яратуда чагылыш таба. Төбәк дәрәҗәсендә без менә шул юнәлештә эшләргә бурычлы. Бу максаттан чыгып, берничә чара һәм проект әзерлибез. “Минем якташым – герой” – шуларның берсе”,- дип белдерде Илья Ножечкин.
“Россия халыклары ассамблеясе” гомумроссия иҗтимагый-дәүләти оешма 2020 елда Президент Владимир Путин указы белән булдырылды. Аның максаты – дәүләт милли сәясәтен камилләштерү, гомумроссия гражданлык бердәйлеген һәм милләтара татулыкны ныгытуга булышлык күрсәтү.