Безнең көчебез - бердәмлектә һәм өлкәдә яшәүче һәр халыкның традицияләренә хөрмәт күрсәтүдә

Өлкә Хөкүмәте рәисе Геннадий Спирчагов милли-мәдәни оешмалар вәкилләре белән очрашты һәм Ульяновск өлкәсе территориясендә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру концепциясе проектына тәкъдимнәрне карады.
Әлеге чарада татар, чуваш, мордва милли-мәдәни автономияләре һәм “Русский дом” төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар концепция проекты турында фикер алыштылар һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Аннары Хөкүмәт рәисе тиешле боерыгын имзалап, әлеге документны раслады.
Төбәк концепциясен Россия Президенты указы белән расланган Дәүләт милли сәясәте стратегиясенә нигезләнеп әзерләгәннәр. Әлеге концепция күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген һәм гомумроссия гражданлык бердәйлеген ныгыту бурычы куя, шул ук вакытта төбәкнең этномәдәни һәм телләр күптөрлелеген саклап калуга зур игътибар бирә. Кайсы раса, милләт вәкиле булуына карамастан, һәрбер кешенең хокуклары һәм ирекләре тигезлеге принциплары, барлык халыклар һәм этник группалар үсеше өчен тигез мөмкинлекләр булдыру, шулай ук милләтләр арасында дошманлык китереп чыгаруны пропагандалауны катгый рәвештә тыю төбәк концепциясенең нигезен тәшкил итә.
Бүген Ульяновск өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклы булып кала. 2025 ел нәтиҗәләре буенча төбәк халкының 70 проценттан артыгы әлеге сферадагы хәлне уңай бәяли, ә гомумроссия гражданлык бердәйлеге дәрәҗәсе 71 проценттан артып киткән. Төбәк территориясендә 120дән артык милләт вәкилләре яши, алар арасында иң күпсанлылары – руслар (77,49%), татарлар (11,06%), чувашлар (5,78%) һәм мордвалар (2,39%). Бездә шулай ук чегән, украин, әзәрбәйҗан, әрмән, таҗик, үзбәк, белорус, немец, башкорт, молдаван, мари, еврей һәм башка халыклар вәкилләре гомер кичерә.
Киңәшмәдә яшьләр өчен мәдәни-белем бирү проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Бу проектлар патриотлык һәм төрле халыкларның традицияләренә хөрмәт хисе тәрбияләргә ярдәм итәр иде, диде мохтарият җитәкчеләре. Шулай ук милләтара диалогны ныгыту инструменты буларак милли бәйрәмнәр һәм фестивальләр үткәрүгә дәүләт ярдәме күрсәтү кирәклеге ассызыкланды. Чит ил гражданнарын адаптацияләү проблемаларын хәл итү юллары да билгеләнде. Автономияләр рәисләре фикеренчә, рус телен өйрәнү һәм Россия халыклары мәдәнияте белән танышу курслары аркылы ярдәм күрсәтү механизмнарын камилләштерергә кирәк. Уңышлы милләтара хезмәттәшлек итү үрнәкләре хакында активрак сөйләргә һәм бердәмлек, үзара аңлашып яшәү идеяләрен популярлаштыру максатында цифралы платформаларны кулланырга тәкъдим иттеләр.
Дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар милләтара аралашу чарасы буларак рус телен саклау һәм үстерү, яшьләрдә патриотлык һәм гражданлык үзаңы тәрбияләү, тарихи дөреслекне һәм Россиянең традицион кыйммәтләрен саклап калу максатында көчләрен берләштерергә әзер. Милли һәм дини нигездәге конфликтларны профилактикалау, чит ил гражданнарына Россиядәге тормышка яраклашырга ярдәм итү мөһим бурычлар булып кала. Ульяновск өлкәсендә шушы максатларга ирешү өчен махсус дәүләт программалары һәм чаралар планы булдырылачак. Шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре, дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү һәм рус теленә булышлык күрсәтү буенча консультатив органнар булдыру күздә тотыла. Анда төбәк һәм җирле власть органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары катнашачак.
“Безнең көчебез - бердәмлектә һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүче һәр халыкның традицияләренә хөрмәт күрсәтүдә. Әлеге концепция – гади документ кына түгел, ул – власть органнары белән милли оешмаларның бергәләп эшләү буенча юл картасы. Төбәктә яшәүче һәрбер кеше, мәдәни үзенчәлекләрен саклап калып, үзен зур гаиләнең бер өлеше итеп хис итсен өчен без мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш”,- дип ассызыклады Геннадий Спирчагов.
И.ХАСИБОВ.