26 апрель - радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм бу аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне

Быел Чернобыль атом электр станциясендәге авариягә 40 ел була. Ул бөтен дөньяны тетрәндерде һәм әле хәзер дә экологиядә һәм кешеләр тормышында чагылыш тапкан эз калдырды.
Бүген без шушы куркыныч аварияне бетерүдә катнашучыларга – гомерен һәм сәламәтлеген кызганмыйча, аның нәтиҗәләренә каршы көрәшүчеләргә хөрмәтебезне белдерәбез. Истәлекле ел уңаеннан авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәрбер кешене билгеләп үтәчәкбез, үзләрен һич тә кызганмыйча, дөньяны куркыныч һәлакәттән коткарып калулары өчен аларга тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәчәкбез. Хәзер инде безнең арабызда булмаучыларны искә төшерербез.
Бүген безнең алдыбызда атомны тыныч тормышта гына куллану бурычы тора, аның потенциалы кешеләргә медицинаны, промышленностьне, энергетиканы, шәһәрләрне һәм аларның экономикасын үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Ул бүтән беркайчан да фаҗига килеп чыгу сәбәбенә әверелмәсен иде.
Кадерле дуслар! Радиацион аварияләрне бетерүдә каткашкан барлык якташларыбыз алдында түбәнчелек белән башымны иям һәм ихтирамымны белдерәм. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкеге һәм озын гомер телим.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.