“Ак калфак”тан – СВО зонасына

Өлкәнең "Ак калфак" оешмасы махсус хәрби операция башланган көннән үк игелекле эшкә алынды - хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыеп озата.

СВОдан килеп ирешкән рәхмәт сүзләреннән аңлашылганча, ир-егетләребез күңел җылысын куеп пешергән чәкчәк, бавырсак белән өйдә киселгән токмачны аеруча көтеп алалар икән.
Шушы көннәрдә генә "Ак калфак" рәисе Кәримә Алиуллина җитәкчелегендәге гүзәл затларыбыз Ишеевка бистәсендә күмәкләшеп токмач кистеләр. Аларга «Ислам нуры» мәчете мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр дә кушылды.

Бистәдә яшәүче милләттәшләребез СВОга гуманитар ярдәм җыюда бик актив катнаша. Без – мәчеткә йөрүче динкардәшләребез, шәкертләр, игелекле эштән читтә калмыйбыз, ди мөгаллимә Сания хаҗия Хисаметдинова.
«Ак калфак»лылар кыска гына вакыт эчендә илле йомыркадан токмач кисеп, киптереп, тартмаларга тутырып та куйдылар.

«Әлеге игелекле чараны оештырырга ярдәм итүләре өчен Ульяновск районы башлыгы Рафаэль Закиров белән «Браво» кафесы хуҗабикәсе Венера Хәсәновага рәхмәт белдерәбез»,- ди “Ак калфак” рәисе Кәримә Алиуллина.