Авыл хуҗалыгы тармагы үсештә

Ульяновск өлкәсе Идел буендагы аграр лидерларның берсе статусын алырга омтыла. Безнең төбәктә Россиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут булып китте. Ул аграр университет лабораторияләренә һәм заманча авыл микрорайоннарына, шулай ук югары технологияле фермаларга соклануын белдерде.

Оксана Лутның эш визиты тармакның фундаментыннан – кадрлар әзерләү системасы белән танышудан башланды. Министрга аграр университетның уку-укыту лабораторияләрен һәм цифралы технологияләр үзәген күрсәттеләр. Губернатор Алексей Русских биредә орлыкчылык үзәге булдыру тәкъдиме белән чыкты һәм министр тарафыннан яклау тапты. Федераль министр Новоспасское район үзәгендә техникум, агрокласслар эшчәнлеге һәм соңгы елларда калкып чыккан “Южный” торак микрорайоны белән танышырга да өлгерде. Оксана Лут шулай ук өлкә фермерлары белән очрашты һәм җир хуҗаларын кызыксындырган сорауларга җавап биреп, хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Авыл хуҗалыгы министрының Ульяновск өлкәсенә эш сәфәре “Тепличное” ширкатендә тәмамланды.