Каберләрне зиярәт кылу кагыйдәләре

Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез каберләрне зиярәт кылу һәм аларны тәртиптә тоту кагыйдәләре турында булыр.

Безнең һәркайсыбызның фани дөньядан бакыйлыкка күчкән туганнары һәм якыннары бар. Безгә аларны истә тоту һәм мөмкинлек булганда каберләрен зиярәт кылу бурычы йөкләнгән. Каберләрне теләсә кайсы вакытта зиярәт кылырга мөмкин, әмма җомга көннәрендә зиратка барып догалар уку безнең өчен дә, әрвахлар өчен дә күпкә файдалы. Зиратка аяк басучы мөселман кешесе, әлбәттә инде, госелле, тәһарәтле булырга тиеш (“Рәддүл Мүхтәр”, 2 т., 242 б.). Зиратка килеп кергәндә кабер әһелләрен: “Әссәләәмү аләйкум дәәра кәвмим му’миниин. Вә иннәәә ин шәә Аллаһу бикүм ләәхикуун”, ягъни: “Әссәламегаләйкүм, мөэминнәр кавеменнән булучылар. Аллаһының ихтыяры белән без дә сезгә кушылырбыз”,- дип сәламләргә кирәк. Аннары Коръәни-Кәримнән берәр сүрә, мәсәлән, изге Коръәнебезнең йөрәге булып саналган “Ясин” сүрәсен укырга киңәш ителә. Аллаһы Раббыбызның Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Әгәр кем дә булса зиратка “Ясин” сүрәсен укый-укый килеп керсә, Аллаһы бу вакытта (кабер әһелләренең) газапларын җиңеләйтә, һәм әҗер-саваплар (кабердәге) кешеләр санына бүленә”,- дип әйткән. Әгәр “Ясин” сүрәсен уку мөмкинлеге булмаса, “Фатиха” сүрәсен һәм “әл-Бәкара” сүрәсенең беренче биш аятен, шул ук сүрәнең соңгы аятьләрен, “әл-Мүльк” сүрәсен, “әт-Тәкәәсүр” сүрәсен, “әл-Ихлас” сүрәсен өч, җиде, унбер яки унике тапкыр укырга киңәш ителә. Коръәни-Кәримне укыганнан соң, Аллаһы Раббыбыздан сүрәләрне укудан хасил булган әҗер-савапларны кабер әһелләренә насыйп итүен сорарга һәм алар рухына багышлап дога кылырга кирәк.

Каберләрне зиярәт кылуның файдасы әйтеп бетергесез зур: зиярәт кылучы үлемне исенә төшереп, үз гомеренең ифрат та кыска һәм бу дөньяның фани булуы турында уйлана. Кабер әһелләре өчен дә күп файда бар: зиярәт кылучылар аларның рухына багышлап дога укый һәм Коръән укудан хасил булган әҗер-савапларны аларга тапшыра. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Мәдинә шәһәрендәге әл-Бакый зиратына даими рәвештә барып йөргән һәм анда дәфен кылынган әрвахлар рухына багышлап дога кылган. Мәрхүмнәргә файда китерү өчен гыйбадәт кылырга – Коръән укырга, ураза тотарга, намазлар укырга һәм хасил булган әҗер-савапларны аларга тапшырырга кирәк. Шулай ук мәрхүмнәр исеменнән сәдака бирергә мөмкин. Әлеге гамәлләр, һичшиксез, файдалы булыр һәм, ин шәә Аллаһ, әрвахларга файда китерер.

Зиратка килеп аяк баскач үзара ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләшергә киңәш ителә. Кирәкмәгән, буш сүзләр сөйләү катгый рәвештә тыела. Хатын-кызларның каберләрне зиярәт кылуына килгәндә, күпчелек галимнәр фикеренчә, аларга зиратка барып йөрергә рөхсәт ителә. Ислам галимнәре үзләренең сүзләрен түбәндәге дәлил белән аңлаталар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Элек мин сезне каберләрне зиярәт кылудан тыйган идем, инде моннан соң аларны зиярәт кылыгыз”,- дип әйткән. Бу сүзләр ир-атларга да, хатын-кызларга да кагыла. Зиратка баруны тыю гомуми булган кебек үк, каберләрне зиярәт кылу турында әмер дә гомуми булып санала. Шуңа күрә бу гамәлдә бернинди фетнә дә булмаса, хатын-кызларга зиратка барырга рөхсәт ителә. Гайшәдән (р.а.) Абдулла бине Мәлик (р.а.) китергән хәдис моңа тагын бер дәлил булып тора. Гайшәнең (р.а.) бертуганы Абдурахман кабере янына баруын күргәч, ул аңардан: “Син нәрсә эшлисең? Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) каберләргә барып йөрүне тыймадымы әллә?”- дип сорый. Гайшә (р.а.): “Әйе, ул элек тыйган иде, әмма соңрак каберләрне зиярәт кылырга кушты”,- дип җавап бирә. Гайшәдән (р.а.) китерелгән тагын бер хәдискә игътибар итик. Ул Аллаһының Рәсүленнән (р.а.) каберстанга килеп кергәч, нинди сүзләр әйтергә кирәклеге турында сорый. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аңа: “Әссәламегаләйкүм, иманлы ир-атлар һәм хатын-кызлар хисабыннан булган кабер әһелләре. Сезгә Аллаһы Раббыбызның рәхмәте, шәфкате һәм мәрхәмәте насыйп булсын. Аллаһының ихтыяры белән без дә сезгә кушылырбыз, дип әйт”,- дигән. Имам ән-Нәвәви әлеге хәдисне шәрехләп болай дип әйткән: “Әлеге сүзләрне әйтү мөстәхәб булып санала һәм хатын-кызларга каберләрне зиярәт кылырга рөхсәт ителүенә дәлил булып тора”. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) кызы Фатыйма (р.а.) һәр җомга көн саен үзенең абыйсы Хамзәнең (р.а.) каберен зиярәт кылып, елаган һәм дога укыган.

Мөселман зираты нинди булырга тиеш?

Зират булдыру өчен торак пункттан бераз ераграк булган йомшак туфраклы тигез урынны сайларга кирәк. Кабернең тирәнлеге уртача булырга тиеш, сөннәт буенча кабернең озынлыгын кешенең буе кадәр казыйлар. Каберне шул рәвешле казырга кирәк – ләхет ясалып, мәрхүмнең уң ягы кыйбла тарафына караган булырга тиеш. Кем кабере икәнлеге күренеп торсын, билгеле булсын өчен әллә ни зур булмаган кабер ташы куярга рөхсәт ителә. Каберләр өстенә мәчетләр кору, биек һәйкәлләр яки манаралар кую тыела. Шулай ук каберне күмгәндә башка җирдән китергән туфракны файдалану тыела. Кабер ташына мәрхүмнең тулы исем-фамилиясен, атасының исемен, туган һәм үлгән елын язып куярга кирәк. Кабер ташына мәрхүмнең фотосурәтен урнаштыру тыела. Шәригать кануннары буенча каберләр өстенә зур һәйкәлләр куярга һәм каберләрне бизәргә рөхсәт ителми, чөнки болар барысы да малны исраф итүгә керә.

Мөселман зираты бөтен яктан да гади булырга тиеш. Кешеләрне күмү урыны – ул изге урын. Анда җирләнгән, дәфен кылынган барча кешеләр – байлар һәм хәерчеләр, яшьләр һәм өлкәннәр, зәгыйфьләр һәм көчлеләр – һәммәсе дә Аллаһы Тәгалә каршында тигез дәрәҗәдә, бернинди аермалары да юк. Алар бер-берсеннән бары тик тәкъвалык – Аллаһыдан курку дәрәҗәсе һәм иман ныклыгы белән генә аерылып тора.

Аллаһы Тәгалә безнең һәркайсыбызның фикһ – шәригать хөкемнәре буенча белемебезне арттырсын һәм динебез кушканча яшәргә насыйп итсен. Әмин!

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.