Солдатларга ярдәм

Дүрт ел элек абынып егылдым да, кулым сынды. Яраткан эшемне ташлагач, бер ел өйдә үземә урын таба алмыйча аптырадым. Мәктәпкә аяк та атлыйсым килмәде, 41 ел эшләдем бит инде. Җиткән!

Кәшә клубында хәйрия төркеме эшли башлагач, шунда йөрергә карар кылдым. Авылыбызның актив кешеләре “Солдатларга ярдәм” (“Помощь солдатам”) дип аталган группа булдырып, егетләр өчен “коры аш” әзерләү  карарына килделәр. Любовь Серебрякова интернет челтәре аша белдерү бирде. Тиз арада халыктан җыелган акчага махсус киптерү җайланмасы сатып алынды. Кәшә, Кайсарово халкы күп итеп бәрәнге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, сарымсак, укроп, тәмлеткечләр һәм җиләк-җимешләр китерде. Аларны пешереп, киптереп пакетларга тутырасы гына калды. Чөгендерне киптерү - иң авыр эш, ул бик тә озак кибә икән. Ничә порция ясаганыбызны санап бетергесез. Кечкенә пакетларга тутырган “коры аш”ны кайнар су белән болгаткач, бик тәмле ризык килеп чыга. Шул пакетларны әзерләү өчен кергән көчне, кул хезмәтен исәпләп чыгаруы, мөгаен, мөмкин түгелдер. Ә авылдашлар инде ничә ел эшкә йөргән кебек клубка киләләр, тырышалар. Читтә яшәүче авылдашлар да булыша - даими рәвештә акчалата ярдәм күрсәтәләр.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләребезгә ярдәм итү нияте белән Богдашкино авылына барып, маскировка ятьмәсе үрергә өйрәнеп кайттык. Маскировка ятьмәсе үрә торган станны Рәис Серебряков белән Дамир Абдрахманов үзләре такталар алып килеп ясадылар. Ай саен ятьмә үрергә 200 мең сумлык материал кирәк. Кәшә, Кайсарово халкы бик актив ярдәм итәләр. “Сердечный зов” дигән район оешмасы халыктан җыйган акчага материалны сатып ала. Любовь Серебрякова белән Ильмира Багаутдинова бик остарып, эшләргә килгән авылдашларны ятьмә үрергә өйрәттеләр. Һәр көнне 12-15 кеше җыела: инде ничә ел эшкә йөргән кебек киләбез. Безне бирегә беркем дә чакырып китерми бит - hәркайсыбыз бары тик күңеле кушканга килә. Монда бит берәүгә дә эш кушу юк - hәркайсы үзе белеп алына. Игелек эшләргә әзер кешеләр исә тирә-юнебездә байтак - акча бирәләр, чәй, кофе, чәкчәк, бал, конфет, кулдан кискән токмач, печенье, футболка, юрган, мендәрләр, сөлгеләр, тастымаллар, оекбашлар, дару, су, дымлы салфетка, перчаткалар, сабын һәм кремнар китерәләр. Иван Попов халыктан җыйган гуманитар ярдәмне Зур Нагаткинога илтеп тапшыра.

Әле без бик авыр эш башкарабыз: 1000 метрлы ятьмәне төрле размерларга кисәбез - 3х6 метр, 4х7 метр, 17х10 метр. Чынлы районында бу эшкә бездән башка беркем дә алынмады. Ул кисәкләрне районның 22 волонтерлык пунктына җибәрәләр. Бүгенге көнгә йөзгә якын ятьмә үрдек инде. Районда кураторлар группасы бар – фронттан егетләр нәрсә кирәген шунда язалар, еш кына әти-әниләре аша белешәбез. Егетләр бронежилет, генератор, скотч, чылбыр, пычкы, дрель, дрон һәм машина тәгәрмәчләре сорый - hәрберсенә күпмедер булышырга тырышабыз. Авылдашлар җыйган акчага күп итеп нефопам шприц-тюбигын алып җибәрдек: алгы сызыкка егетләр шуңардан башка керми. Госпитальдә дәваланучы егетләргә трусы - “бермуды” кирәк булгач, Флюра апа Хәсәнова тегеп бирде. Авылдагы әбиләрнең бөтен сандыкларын бушатып бетердек инде. Алар китереп биргән тукымалардан мәктәп балалары “бермуды”ларны күп итеп тектеләр. Остазлары - укытучы Алевтина Грузина. Мәктәп балалары сугышчыларга үзләре ясаган открыткаларны җибәрәләр, хатлар язалар. Укытучылар һәм ата-аналар бергә тырыша-тырыша солдатларга посылкалар әзерлиләр.

“Почта России” бүлегендә махсус тартма тора. Авыл халкы почтадан тәм-томнар алып, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен менә шул тартмага сала. Ирина Матвеева халыктан җыелган күчтәнәчләрне  госпитальгә, СВОга озата. Кибетчеләребез Зинфира, Рәсих, Роза, Гүзәл, Лилия һәм Дамир акчалата да, ашамлыклар, кирәк-яраклар белән дә менә ничә ел инде сугышчыларыбызга булышып торалар. Эретеп-ябыштыручы Дима белән Дамир күп итеп мичләр - “буржуйка”лар ясап, егетләребезгә тапшырдылар.

Кәшә халкы күрше Кайсарово авылында эшләп килүче “Ассоциация ветеранов СВО” бүлекчәсенә дә бик актив булыша. Безнең Сергей үз машинасын жәлләмичә, дуслык, туганлык, игелек хакына ерак юлга чыга. Авыл халкы юл чыгымнарын үз өстенә ала. Сергей белән җибәрү күпкә ышанычлы, чөнки ул егетләрнең үз кулларына тапшыра. Үзләрен күрә алмаса (штурмга кереп киткән чаклары булырга мөмкин), иптәшләренә биреп калдыра.

Халкым минем тырыш, игелекле һәм мәрхәмәтле!

Чынлы районы Кәшә авылыннан волонтер Назирә ХАЛИКОВА.