Зур Чирекле кызлары сынатмады

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә хәзер инде традициягә кергән «Сембер карлыгачлары» татар җыры конкурсы узды.
2004 елдан бирле уздырыла торган бу фестиваль - яшь талантларны ачыклау, аларга канат кую мөмкинлеге. Аны оештыручылар - Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, өлкәнең Халык мәдәнияте үзәге, Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге, өлкә татар миллимәдәни автономиясе.
Быел сәхнәдә татар мәдәниятенең өметле киләчәге - 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр чыгыш ясады. Алар Мәләкәс, Чардаклы, Николаевка районнарыннан, шулай ук Ульяновск һәм Димитровградтан килгән иде. Вокаль коллективлар һәм солистлар халык җырларын башкарып, тамашачыга шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Жюри башкару осталыгы дәрәҗәсен генә түгел, сәхнә костюмнарын да бәяләде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль татар мәдәниятенең үзенчәлекле һәм кабатланмас булуын, милли костюмнарның матурлыгын күрсәтте.
Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Алия һәм Алсинә Мавлютовалар быел да зур уңышка иреште. Алар үзләренең укытучылары – әниләре Хава Гаптулла кызы Мавлютова җитәкчелегендә өлкә этабында II нче урынны яуладылар!
Алия белән Алсинә 2019 елдан бирле «Сембер карлыгачлары» фестивалендә катнаша һәм һәрвакыт призлы урын алып кайта. Аларның чыгышы – конкурс программасындагы гади номер гына түгел. Бу - үткән белән киләчәк арасындагы күпер, анда горефгадәтләр яшь башкаручыларның моңлы тавышында кабат яңара.
Хава МАВЛЮТОВА,
Зур Чирекле урта мәктәбе укытучысы.