Утырып уйлар уйладым...

Сәвит йолдызы зиратны саклады

Совет чорында булды бу хәл. Кыр уртасында калган иске зиратның мәйданы елдан-ел кими бара. Дөньяның алтыдан бер өлешен биләп торган СССРга бервакытта да җир җитмәгәне мәгълүм инде анысы. Менә шул сәбәпле ел саен, берәр метр гына булса да, зират җирен чәчү кырына әйләндерә баралар.

Юныс бабай, указы булмаса да, мулла вазифаларын үти. Силсәвиткә бара: борынгы бабаларыбызның тынычлыгына тимик, ди. Аны сүгеп җибәрәләр. Колхоз персидәтеленә бара – вәгъдә белән тынычландырып җибәрәләр дә, тагын сөрәләр.

Районга бару юк – анда куркыныч, кире кайта алмавың да бар.

Карт инде Юныс бабай. Ул япон сугышында да булган, 1918 елга кадәр өч ел буе Ярманда әсир булган, аклар яклы да, кызыллар яклы да булып сугышкан. Әлеге сугышка бармаган. Әмма барыбер изге эшкә көч тапкан. Берүзе һәлакәткә хөкем ителгән зират өстенә 5 почмаклы сәвит йолдызы итеп наратлар утыртып чыкты. Җәй буе эшләде, эшен төбенә төшерде.

Хәзер инде районга да бару мөмкин. Чөнки сәвит йолдызы – изге нәрсә. Аны яклаган өчен берни дә янамый. “Рәхмәт сәвит йолдызына, шөкер, зиратыбызны коткарды”, – дип дога кылган иде Юныс мулла гает намазында.

Хулиган комсызга сабак бирде

Тимерче Миргарифән абзыйны бөтен авыл ихтирам итә. Ул карт инде – сугышка ярамаган. Нигә яраталар соң аны? Тимерче тимерче инде ул. Теге кирәк, монысы ватылган – аңа баралар. Тол хатыннардан хак сорамый, барысының да йомышын үтәргә тырыша. Карт булса да, аның бездән дә кече малае бар иде. Мәгъсүм исемле. Шул малай теңкәгә тия инде безнең алда май яккан ипи ашап. Карамаска тырышасың аның ягына – барыбер карыйсың.

Бервакыт безнең яннан авылның атаклы хулиганы, барлык авыл кызларын көче, чибәрлеге, осталыгы белән сокландырган Рәис абзыкай үтеп бара. Туктады бу. Мәгъсүмгә карый. Безгә карап ала.

– Мәгъсүм, әйдәле ипиеңне алтыга бүлик. Сез монда алтау, ә син үзең генә ашыйсың, – ди. Мәгъсүм ипи кисәген артына яшерә. Бирми. Рәис абзыкай бөтенләй ачуланды, ипи кисәген тартып алып, каз бәбкәләренә ашатты.

Мәгъсүмнең үкереп елавына урамга чыккан Миргарифән абзый хәлне тиз төшенде. Барыбызны да ишегалдына чакырып кертте дә, алты кисәк майлы ипи өләштерде Кәримәдән. Кызганган Мәгъсүмгә юк. Алтынчысы Рәис абзыкайга. Бишебез ашап беткәч, Рәис абзыкай Мәгъсүмнән сорый: “Менә бу кисәкне алтыгызга бүлеп биримме?”

Беркем берни әйтмәде. Рәис абзыкай алтыбызга да, Мәгъсүмгә дә шул исәптән, үз кисәген өләште дә, Миргарифән абзыйга рәхмәт әйтеп, китеп барды.

Рәис абзыкайны нигә атаклы хулиган дип йөрткәннәрдер, монысы безгә караңгы иде.

Сугыш еллары хатирәсе

Минсәвир, Мәсгуть һәм мин колхоз ындырына салам урларга киттек. Бәләкәй чанага тартып кайтырга көчебез җитәрдәй төядек. Минсәвир белән Мәсгуть янәшә торалар – аларның йортына тау башыннан туп-туры юл төшә. Миңа урам буйлап кайту куркыныч. Үзебезнең турыга төшеп җитүче кыйгач юлдан киттем. Ләкин чанам, мине тыңламыйча, туп-туры төште дә китте һәм тирән карга батты. Ярты сәгать маташканмындыр – чыгарып булмый.

Карасам, салам каравылчысы Гайнетдин абзый килә: «И, балакаем, нигә минем өйгә каршы килеп баттың син? Көттем-көттем дә, чыга алмыйсың бит, халык та күрә. Бүтән җир юк идемени сиңа чанаң белән чумарга?» – дип, мине тирги-тирги, колхоз идарәсенә алып китте чананы. Мин дә тотынып барам. Икебез дә елыйбыз. Тапшырдык саламны. Идарә утырышында штраф салмакчы булганнар. Салдырмаган Гайнетдин абзый, гаепне үз өстенә алган.

Төне буе саташып чыктым. Елап та уяндым. Тәрәзәгә карасам, таң атып килә. Әнкәй юк. Тышка чыгам. Ул кар себереп маташа, андагы калдык саламнарны җыя, ат чанасы эзен каплый кар белән. Абзарга керсә-әм – эче тулы салам! «Кайдан алдың бу кадәр саламны?» – дим. «Тының да чыкмасын. Гайнетдин абзый төн уртасында китереп китте. Берүк сөйләнә күрмә!»

Көферлек

15-16 хатын-кыз, сабанга җигелеп, җир сөрәләр. Агач аяклы Шәрифулла абзый, сабан тотып, аның артыннан өстерәлеп бара. Аның артыннан без кышын туңып черегән бәрәңге «аулыйбыз». Кәлҗәмә сирәк чыга – аз калган. Уннан артык малай чыгасы бәрәңгене чират белән каршылыйбыз.

Бәхетең нинди бит: кемгә зуры чыга, ә кемгә бармак очы кадәр генә. Тик талашу юк – өлешеңә тигән көмешең.

Аны алып кайтасың. Әнкәй төя, юка гына күмәч ясый һәм табада кыздыра. Табага ябышмасын өчен солидол сөртә. Бик тәмле була иде ул кәлҗәмә! Иң кыены – озын кыш көннәре. Кәлҗәмә вакыты җиткәч, бераз хәл аласың. Уҗым суганы өлгәшә, аннан соң балтырган, кычытканнар китә, сарана суганы, кузгалак. Димәк, быелга исән...

Балтырган җыеп йөрибез. Агач арасында нидер тыпырчына. Барып карасам, куян. Аучы элмәгенә эләккән, җан биреп маташа. Ычкындырып маташканчы, бөтенләй үк үлде бу. Шулай да алып кайттым, әнкәйгә бирәм: пешереп бир, имеш.

Ул куянны тотып карады да, чүп базына илтеп ташлады. «Үлгән җанварны ашасаң, көфер булырсың!» – ди. Елап, үпкәләп, күрше Фән абыйга чаптым. Бакча артыннан гына барып куянны «чәлдерде» дә, караңгылангач су буена төшәргә кушты. Урманда булганнар дүртебез дә җыелып киттек. Куян туналган, ит туралган, учак яна. Гомердә татымаган тәмле искә ләззәтләнүебез һич онытылмас. Фән абый төп-төгәл биш кисәккә бүлде итне. Андый бәхет, андый туклык төшеңә дә кермәс.

Ашап бетергәндә генә әнкәй килеп чыкты. Кулында тал чыбыгы. Барыбызның да йомшак җиренә тамызып алгач, мине җилтерәтеп өйгә алып китте. Кыйблага каратып, тәүбә, тәүбә иттерде. Мунчада баштан-аяк юындырып, авызны мең мәртәбәдер чайкатты. Мин барысына да риза идем инде. Иң мөһиме – беразга булса да ләгънәт төшкән ачлык хисеннән арынган идем.

Айрат ИБРАҺИМ.