Беренче татар хатын-кыз журналисты

Зөһрә Әсфәндияр кызы Гаспралы - Акчурина - беренче татар хатын-кыз журналисты, «Тәрҗеман» газетасы нәширләренең берсе.

Биби-Зөһрә Әсфәндияр кызы Гаспралы (Гаспринская) (кыз фамилиясе - Акчурина, рус телендә тутырылган документларында: Зухра (Биби-Зегра) Асфандияровна Акчурина, 1862, Сембер губернасы, Зөя Башы - 1903 елның 13 апреле, Кырым, Бакчасарай) - беренче татар хатын-кыз журналисты, «Тәрҗеман» газетасы нәширләренең берсе. Билгеле татар сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән. Күренекле кырымтатар мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралының (1851-1914) хатыны; журналистлар, «Тәрҗеман» гәҗитен чыгаручылар Рифат (1884-1925) һәм Шәфыйка (1886-1975) Гаспралыларның (Гаспринский) әнисе.
1862 елда Сембер губернасы Сөнгәләй өязе Зөя Башы (хәзерге Ульяновск өлкәсе Барыш районы Иске Тимошкино шәһәр тибындагы бистәсе) авылында туган. Әтисе - Әсфәндияр, әнисе - Фатыйма. Балачагы Коромысловка утарында үтә. Өй шартларында яхшы белем һәм мөселман тәрбиясе ала. Асылзат гаиләләреннән үрнәк алып, әти-әнисе рус милләтеннән булган гувернантка яллый, ул Зөһрәгә рус теле, рус әдәбияты, музыка өйрәтә.
Әтисенең энесе Ибраһим Курамша улы Акчурин (1859-?), Сембер кадет корпусын тәмамлагач, Кырымга дәваланырга барганда, аңардан Зөһрәне дә алып баруын үтенәләр. 1880 елда Кырымда Акчуриннар Бакчасарай башлыгы (голова) Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) белән күрешә. И.Гаспралының Россия мөселманнары тәрәккые өчен рус һәм Аурупа мәдәниятен алырга кирәклеге турында язылган «Рус мөселманнары» брошюрасы белән танышкач, Акчуриннар аның үзләренә якын фикердәш булуына инаналар.
Зөһрә туташ белән беренче очрашулары турында, И.Гаспралы: «Өстемә кайнар су түгелгән кебек булды»,- дип искә ала.
Сембергә әйләнеп кайткач, Зөһрә беренче булып үзе И.Гаспралыга хат яза. Хатлар алышкач, бераздан язмышларын бәйләргә карар кылалар. 1881 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә очрашкач, И.Гаспралы Ибраһим Акчуриннан Зөһрәнең әтисе белән үзе арасында арадашчы булуын үтенә, ләкин ризалыгын ала алмый. Үзе Коромысловкага барырга карар кыла. Күрше рус авылында туктап, Зөһрәгә килүе турында хәбәр җибәрә. Ләкин Әсфәндияр әфәнде атаклы нәселдән чыккан кызын үзен язучы дип таныткан, хатын аерган И.Гаспралыга бирергә риза булмый, аны өеннән куа. Әмма яшьләр бергә булырга карар кыла. Төнлә ике шаһит катнашында яшерен «алдым-бирдем» килешүе төзиләр. Иртән килешүне Әсфәндияр әфәндегә күрсәтәләр. Кызның әтисе фабрикадагы эшне туктатып, эшчеләргә чакырылмаган кунакны кыйнап куарга боера. И.Гаспралыны өстендә шәһәр головасының алтын белән чигелгән мундиры булу коткара, эшчеләр мондый мундирлы кешегә кул күтәрергә җөрьәт итми.
И.Гаспралы, яклау өмет итеп, Уфага мөфти С.Тәфкилев янына бара. Мөфти шаһитләр алдында ясалган «алдым-бирдем» килешүен дөрес дип таба, нәсел башы Тимербулат Курамша улы Акчуринга (1826-1906) эшне тыныч юл белән хәл итәргә тәкъдим итә. Акчуриннар туй мәҗлесе үткәрергә карар кыла.
32 яшьлек И.Гаспралы 1883 елның апрель аенда рус һәм татар телләрендә «Тәрҗеман» газетасы чыгаруга рөхсәт алуга ирешә. 21 яшьлек Зөһрә Акчурина иренең башлангычын хуплый. Үзенең бирнәсен, бизәнү әйберләрен газета нәшир итә башлау эшенә сарыф итә. 5-6 ел дәвамында газетаның барлык язу-сызу эшләрен, документациясен алып бара, яңа абунәчеләр җәлеп итүне үз өстенә ала. Газетаны чыгара башлаганда, басу машинасын ирле-хатынлы алмаш-тилмәш кул белән үзләре әйләндереп, газетаны басалар, баскач, фальцевать итәләр, адресын язалар, марка ябыштыралар, почтага илтәләр. Абунәчеләргә газетаның чираттагы санын җибәргәч, яңа санын эшләргә тотыналар. И.Гаспралы газетаның русча өлеше өчен мәкаләләрне, гадәттә, русча яза, төрки телне иренә караганда яхшырак белгән Зөһрә Акчурина ул язган текстны төзәтә, гадиләштерә, татарчага тәрҗемә итә. Атнага 1-2 сан чыккан, кечкенә форматлы газетаның бер ягында русча текст, икенче ягында татарча текст урнаштырыла.
Газетаның тиражы да үсә. Беренче елда (1883) газетаны 320 абунәче алдырса, 1884 елда - 406, 1885 елда 1000 кеше алдыра. Газета ХХ гасыр башында гына чыгымнарын каплый башлый. 20 ел эчендә И.Гаспралы һәм Зөһрә Акчурина үзләренең даими укучыларын әзерләүгә ирешәләр. Ире эш белән башка шәһәрләргә киткән вакытларда, газета чыгару эше тулысынча З.Акчурина өстендә була. Ул килгән хатларга җавап яза, Идел-Урал ягыннан килгән мәкаләләрне газета өчен әзерләп, бастыра.
Газета аякка баскач, З.Акчурина мөхәрририяткә хезмәткәрләр ала, үзенең бертуган энеләрен (Мөхәммәтша, Әхмәтша, Ибраһим Акчуриннар) газета эшенә тарта. 1893 елның апрель аенда, газетаның 10 еллыгын бәйрәм иткәндә, Иран шаһиншаһы һәм Бохара әмире вәкилләре И.Гаспралыга орденнар тагалар. Бакчасарай головасы Мостафа Давыдович Зөһрә Акчуринаны, Россия мөселман хатын-кызлары арасында беренче журналист, дип атый, Кырым төркиләре исеменнән аңа алтын брошь бүләк итә. Казан вәкилләре «Милләт анасы» исемен бирә.
1893 елда З.Акчурина үз акчасына Бакчасарайда кызлар өчен башлангыч мәктәп ача һәм ун ел буе аны җитәкли. Үз мәктәбенә үрнәк итеп, 1883 елдан Зынҗырлы мәдрәсәсе каршында эшләп килүче малайлар өчен үрнәк башлангыч мәктәпне ала.