Беренче гармунчы

Виртуоз музыкант, татар халкының беренче профессиональ гармунчысы, Татарстанның халык артисты Фәйзулла Туишевның тууына 142 ел.
Энциклопедик чыганакларда бәян ителгәнчә, булачак музыкант 1884 елның 6 (19) декабрендә Самара губернасы Ставрополь өязе Елховое волосте Иске Төгәлбуга авылында күп балалы батрак гаиләсендә туган. Туган авылында 3 ел мәдрәсәдә укый. 1895 елда Туишевлар гаиләсе Мәләкәскә күчә. Нәни Фәйзулла концертларда биеп туплаган акчага гармун сатып ала, үзлегеннән уйнарга өйрәнә. Гастрольләргә килгән артистларга ияреп, Казанга китә. Печән базарында кыйналганнан соң, Мәләкәскә әйләнеп кайта. Тиздән Идел буе шәһәрләренә гастрольгә чыгып китә. Танылып килүче музыкантны күчмә циркка эшкә чакыралар. 1907–1910 елларда Сембер шәһәре циркында җырчы, жонглёр, ат өстендә чабучы була.
1910 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» труппасы артистлары белән очраша. Алар белән, соңрак Габдулла Тукай белән якыннан аралашу күңелендәге милли музыкага мәхәббәт хисләрен көчәйтеп җибәрә. Шул елдан башлап ул, проофессиональ гармунчы буларак, Саратов, Мәскәү, Петроград, Түбән Новгород, Харковь, Чита, Самара, Баку шәһәрләрендә, Кытай, Япония, Монголия, Корея, Көньяк Америка илләрендә гастрольләрдә йөри. Баштарак рус халык көйләрен зур осталык белән башкара. Аның исеме танылган рус гармунчылары Петр Невский һәм Павел Малазов исемнәре белән янәшә куела.
Гастрольләр вакытында милли рухтагы музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый. Репертуарына «Иске кара урман», «Агач башы», «Туганай», «Ташлар аттым Болакка» кебек татар халык көйләре килеп керә. 1915 елда Фёдор Шаляпин белән бергә концертта чыгыш ясый. Аны тыңлаганнан соң Максим Горький татар гармунчысының иҗатына югары бәя бирә.
Ф.Туишев 1918–1926 елларда Ерак Көнчыгышта һәм Себердә яши. 1926 елда Казанга кайта. 1934 елдан Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Концерт эшчәнлеге белән беррәттән, музыкант халык арасында милли гармуннарны популярлаштыру юнәлешендә дә эш алып бара. 1933 елдан Казан гармун фабрикасының сәнгать шурасы әгъзасы була. Концерт гармуннарының саны иллегә якынлаша. Тик гомер азагында аларның бер өлешен сатарга мәҗбүр була. 1958 елда, вафаты алдыннан, гармуннарын Республика карамагына тапшыра. Хәзерге вакытта әлеге уникаль коллекция Татарстан Милли музеенда саклана.
Нәсим АКМАЛ.