Алтын куллы табиб

Зур Нагаткино район үзәгендә эшләп килүче “Алмаз-Дент” клиникасы җитәкчесе Тәльгат Идиат улы Идиатуллов бөтен гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган. Милләт җанлы табиб татар автономиясенең актив әгъзасы да әле.
Фидакарь хезмәте белән якташлары хөрмәтен казанган Тәльгат Идиатуллов күрше Татарстанның Кайбыч районы Чүти авылында дөньяга килә. Биш балалы гаиләдә иң өлкәне булып үсә ул. Әтисе Идиат Сөнгат улы гомере буе колхозда тракторист булып эшли. Ә әнисе Рәхимә Биктимер кызы гаилә учагын сакларга да, китапханәдә тырышып хезмәт итәргә дә өлгерә. Үз алдына зур максатлар куючы Тәльгат 8 классны бетергәннән соң Cуворов училищесына укырга керергә хыяллана. Әнисе янына китапханәгә баргач, Совет Армиясе турында төрле журналлар, брошюраларны бар дөньясын онытып укый. Танылган рәссам Федор Решетниковның рус әдәбияты дәреслегендә урын алган “Прибыл на каникулы” картинасы күңеленә бик тә хуш килә инде. Сезнең уку йортына керер идем, дип Суворов училищесына хат яза. Имтиханнарга тырышып әзерләнегез, һичшиксез, кабул итәрбез, дигән җавап килеп төшә. Әмма уналты яше дә тулмаган улын өйдән чыгарып җибәрергә теләмәүче әтисе ризалыгын бирми. Әнә, урта мәктәпне тәмамлагач, хәрби училищега керерсең, дип кырт кисә ул. Тәльгат тугыз километр ераклыкта урнашкан Иске Тәрбит мәктәбенә йөреп урта белем ала. Көз һәм яз айларында көн саен велосипед белән йөриләр, кышын интернатта торалар. Ә офицер булу теләге бар нәрсәдән дә көчлерәк була шул. Классташы Рәшит белән Канаш станциясендә поездга утырып, Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәренә юл тоталар. Әти-әниләребез юлга берәр чемодан ризык тутырып җибәргән иделәр, кешедән яхшы түгел, дип шуны ашамыйча, вагон-ресторанда тукланып бардык, ди Тәльгат Идиат улы, яшьлек хатирәләре белән бүлешеп. Хәрби училище казармасындагы тормыш авыл егетләренә бер дә ошамый һәм алар имтиханнарны биргәннән соң өйгә кайтып китәләр. Сөлектәй таза егетләр бер елга якын җирле ПМКда тракторист булып эшли. Ә май аенда икесенә дә военкоматтан повестка килә. Менә шул вакытта юлларыбыз бераз аерылып торды – ике җирдә – Куйбышевта һәм Польшада хезмәт иттек, ди Тәльгат абый. Армиядән соң дусты Рәшит Казан медицина институтына керергә җыена. Тәльгат та шушы данлыклы вузны сайлый. Бер ел рабфакта белем алганнан соң, икесе дә стоматология факультетына керү бәхетенә ирешә. 4 нче курста укып йөргәндә, авыл клубында гармунда оста уйнаучы Тәльгатнең Гөлшат исемле чибәр кызга күзе төшә. 1979 елда кооператив техникумны бетереп, Балык Бистәсе районында эшли башлаган Гөлшат Шәфик кызы белән гаилә корып җибәрәләр.
Медиститутның интернатурасын уңышлы тәмамлаган Тәльгат Идиатуллов үзенең эш урыны итеп туган авылы Чүтидән 110 чакрым ераклыкта гына урнашкан Ульяновск өлкәсен сайлый. Язмыш җилләре, эчәчәк сулары Идиатулловларны безнең якларга алып килә. Өлкә сәламәтлек саклау идарәсенең баш стоматологы Козьмин төбәгебез картасы янына барып баса да, кайсы район хастаханәсенә барырга телисең, дип сорый. Хыял диңгезендә гизгән яшь белгеч Майна районына төртеп күрсәтә. Кулына яңа гына диплом алган стоматологка бер ел дәвамында район халкының тешләрен дәваларга туры килә. Биредә Идиатулловларның беренче мәхәббәт җимешләре – уллары Алмаз якты дөньяга аваз сала. Ә 1983 елда алар Зур Нагаткино район үзәгенә күченеп килә. Башта кунакханәдә тордык, аннары больница карамагындагы тулай торактан бүлмә бирделәр, ди Тәльгат абый. Ике бүлмәле фатирда яшәгән елларын хәзер дә сагынып искә ала ул. Күршеләр белән тату, матур тордык, кунакларга йөрештек, ди язмам герое. Район стоматологы хастаханәнең профсоюз комитеты рәисе вазыйфаларын да башкара. Медицина хезмәткәрләренең хокукларын яклый, аларны борчыган мәсьәләләрне җитәкчеләр алдында кабыргасы белән куя. Советлар чорында медикларга дәүләт акчасына үз йортларын салып керү мөмкинлеге бирелә.
“Өч гаилә, шул исәптән хатыным Гөлшат белән без дә шундый мөмкинлектән файдаланырга булдык. Кузоватово урманчылыгыннан агачлар ташып, шушы йортны үз кулларым белән салдым. Дөрес, бура күтәрергә Әсән авылы балта осталарын ялларга туры килде”,- ди искиткеч күркәм, уңайлы һәм иркен өйнең хуҗасы.
Тәльгат Идиатуллов утыз ел гомерен район хастаханәсендә стоматолог булып хезмәт итүгә багышлый. Олыларның да, балаларның да тешләрен дәвалый. Мәктәпләргә һәм район военкоматына барып, ел саен яшүсмерләргә санация үткәрә. Безнең Тәльгатебез – алтын куллы табиб, тешне аның кебек авырттырмыйча гына дәвалаучы стоматологны очратканыбыз юк әле, ди Кәшә авылы пенсионерлары.
Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен киң юл ачылгач, Тәльгат Идиат улы бөтен көчен һәм тырышлыгын эшкә җигеп, Зур Нагаткино район үзәгендә хосусый (частная) клиника ачып җибәрә. Әлеге клиника район халкына менә егерме елдан артык инде стоматология һәм башка медицина хезмәтләре күрсәтә. Эшне башлап җибәрүе бер дә җиңел булмый. Банктан кредит алып һәм район хуҗалыклары белән килешүләр төзеп, заманча медицина җиһазлары юнәтә. Шушы килешүләр буенча хуҗалыклар хезмәткәрләренең тешләрен ике ел буе бушлай дәваларга тиеш була. “Алмаз-Дент” клиникасы башта арендага алган бүлмәләрдә урнашкан булса, хәзер инде Зур Нагаткиноның нәкъ үзәгендәге бина Идиатулловлар гаиләсенең хосусый милке булып теркәлгән. “Алмаз-Дент” клиникасында тешләрне дәвалау, алдыру һәм яңаларны куйдыру өчен бөтен шартлар да тудырылган. Биредә шулай ук УЗИ, ФГДС, массаж, гинеколог, онколог кабинетлары эшләп килә. Процедурная кабинетында анализлар бирергә, укол ясатырга һәм системалар куйдырырга мөмкин. Бездә пациентларны тәҗрибәле, югары квалификацияле врачлар кабул итә, ди клиниканың хуҗасы. Ә регистратурада Гөлшат Шәфик кызы һәммәсен дә елмаеп каршы ала. Ул клиниканың хисапчысы һәм экономисты да әле.
Тәльгат Идиат улы – татар җанлы, халкыбызның киләчәге турында борчылып яшәүче шәхес. Ул сиксәненче еллар ахырыннан бирле милли хәрәкәттә актив катнаша.
“1988 елда партия райкомыннан ерак түгел генә урнашкан кафега район татарлары вәкилләрен җыеп, “Туган тел” оешмасының җирле бүлекчәсен оештырган идек. Анда Котдус абый Сафиуллин белән Айрат абый Ибраһимов та катнашты. Чәй өстәле артында мәктәпләрдә ана телебезне укыту мәсьәләләре турында сөйләштек. Шуннан соң берничә тапкыр “Туган тел” конференцияләрендә катнашырга насыйп итте. Ә туксанынчы еллар уртасында өлкә татар автономиясе барлыкка килде. Шуннан соң автономия канаты астында эшебезне дәвам иттек”,- ди милли хәрәкәт ветераны.
Хәзерге вакытта ул татар автономиясенең Чынлы район советы рәисе, өлкә татар автономиясенең президиумы һәм башкарма комитеты әгъзасы. Тәльгат Идиатуллов җитәкчелек иткән Чынлы район автономиясе - иң актив эшләүче оешмаларның берсе, ди өлкә мохтарияте рәисе Рамис Сафин. Район администрациясе, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән уртак тел таптык, шуңа күрә эшебез гел җайлы бара, ди Чынлы районы татарларының лидеры. Бу районда 2006 елдан бирле “Язгы моңнар” төбәкара фестиваль-конкурсы үткәрелә. Әлеге милли чараның чишмә башында торучы Равия Шрша, Нәбирә Мухитова белән Фәния Галиевага чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә, ди Тәльгат Идиатуллов. Баштагы елларда конкурсны район мәдәният йортында уздырсалар, хәзер сәнгать осталарын Яңа Тимерчән авылы кабул итә. Фестиваль нәтиҗәләре буенча гран-прига ия булучыга бүләкне Тәльгат Идиат улы шәхсән үзе тапшыра. Районда ел саен Татар теле һәм мәдәнияте көне оештырыла. Мәчет каршында татар теле түгәрәге ачкан идек, белгеч тә таптык, дәресләргә йөрергә теләүче генә булмады, ди ул, тирән борчылып. Автономия канаты астында “Ак калфак” оешмасының бүлекчәсе эшләп килә. Әлфия Ханәфиева җитәкчелек иткән “Асыл кызлар” вокаль төркеме төрле милли чараларда тамашачыны моңлы җырлары белән сөендерә.
Тынгысыз йөрәкле Тәльгат Идиат улы - туган ягына, кендек каны тамган туфракка тугрылыклы шәхес. Иҗат әһелләренең туган авылы Чүтигә багышлап җыр язулары турында сөенеп сөйли. Аның тырышлыгы һәм ярдәме белән “Чүти: тарих сәхифәләре” дип исемләнгән китап та тиздән басылып чыгачак. Безнең Чүти гомер бакыеннан мишәр авылы булып исәпләнә, моның белән горурланабыз, ди ул.
Шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтүче күренекле милләттәшебезнең гаиләсе дә сокланырлык. Тормыш иптәше Гөлшат Шәфик кызы белән менә 45 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Алма кебек ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Алмаз әтисенең балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән Россия армиясе офицеры һөнәрен сайлаган. Түбән Новгород, Чибәркүл, Уфа, Киров һәм Пермь хәрби частьләрендә хезмәт итәргә өлгергән. Хәзерге вакытта Мәскәү хәрби округы ягулык хезмәте начальнигының беренче ярдәмчесе вазыйфаларын башкара. 44 яшьлек подполковник Идиатуллов СВО зонасында сугышчан бурычларын үтәп кайткан. Ул – 2 нче дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының медале иясе. Хатыны Гөлназ да Росгвардия сафларында хезмәт итә. Корал белән тәэмин итү өчен җаваплы хезмәткәр буларак СВО зонасына барган. Ике егет үстерәләр. Олысы Эльдар – Мәскәүнең Бауман исемендәге дәүләт техник университетының 2 нче курс студенты. Ә Эльмир 5 класста укып йөри. Идиатулловларның кызлары Регина да тормыш юлында яңадан-яңа үрләр яулый. УлГУның юридик һәм экономика факультетларын тәмамлаган. Аннары медучилище белән мединститутны бетергән, хәзер ординатурада белем ала һәм мединститутта студентларга лекцияләр укый, кардиолог булырга җыена. Яраткан Равиле белән тормыш корып, ике ир балага – Әмир белән Сабирга гомер биргәннәр.
“70 яшьлек юбилеемны күтәренке кәеф белән каршылыйм. Гаиләм түгәрәк, яраткан хатыным Гөлшат белән балаларым, балдан татлы оныкларым янәшәмдә. Үз көчем һәм тырышлыгым белән булдырган клиникам гөрләп эшләп тора, халыкка файда китерә. Кешеләрдән фәкать рәхмәт сүзләре генә ишетәм. Үз кулларым белән салган өемнең ишекләре һәркемгә ачык. Җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасында беркайчан да бетмәс эш көтә. Бәхет өчен менә шул җитә! Аллаһы Тәгалә саулыктан, җан тынычлыгыннан аермасын, кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен”,- ди Чынлы районының Почетлы гражданины Тәльгат Идиатуллов.
Исхак ХӘЛИМОВ.