Балалар сәхифәсе

26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел була. Шул уңайдан, «Өмет»не укучы нәни дусларыбызга күчтәнәч әзерләдек - «Балалар сәхифәсе»нең чираттагы чыгарылышы Габдулла Тукай иҗатына багышлана.
Дуслар, онытмагыз, бу сәхифәдәге барлык биремнәрне чишкәч, аларны телефонга фоторәсемгә төшереп һәм исем-фамилиягезне, кайда яшәвегезне язып, ватсап аша 89648559355 номеры буенча редакциягә җибәрегез.
Иң актив катнашучыларны призлар – истәлекле бүләкләр көтә.