Яшел бишмәт
Хикәя

Шыбыр тиргә батып, көчкә сулыш ала-ала мәктәп бинасына йөгереп кергәндә, Бибиҗамал түти ата-аналар җыелышына соңга калуын аңлаган иде. Тизлеген киметмичә, олы юлдан барган “КамАЗ” мишинасы кебек очып, уңны-сулны абайламыйча, ул спорт залына атылды. Арткы рәттә бер буш урын барлыгын шәйләп, шунда кунаклады.
Җыелыш башлануга әллә ни күп вакыт үтмәсә дә, халык гөж килеп нидер сөйли иде. Берәүләр үз фикерен исбатлап маташканда, икенчеләре аларның сүзен бүлеп, үзләренекен сукалады. Мәктәп директоры аларны хәленнән килгәнчә тынычландырырга тырышты. Уку һәм тәрбиягә кагылышлы булган җитдирәк проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтте, якынлашып килүче имтиханнарга әзерләнүгә басым ясады.
Бибиҗамал түти берәүгә дә сүз кушмыйча, тыныч кына бер читтә утыра бирде. Ул үзенең гәүдәсе белән җыелышта булса, аның фикерләре каядыр бик еракта иде. Ата-аналар яз башында кишер яки бәрәңге чәчү мәсьәләсен хәл итеп бәхәс куптарганда, Бибиҗамал түти әкият дөньясына кереп чумды, ниндидер ерак сәфәрләр, могҗизалар турында хыялланды.
Хәер, ул үзе дә берәр хан кызына охшап тора иде. Гомере буена колхоз фермасында сыер савучы булып хезмәт итүенә карамастан, лаеклы ялга чыгып исәнлеген аз-маз рәткә китерде дә, күрше районда яшәүче улы янына оныкларын үстерешү нияте белән күченеп тә китте. Күп тә үтмәде, килене урынына мәктәпкә ата-аналар җыелышына киенеп-бизәнеп йөри торган булды. Өйдә моңаеп утырмыйм дип, авылда оештырылган барлык бәйрәмнәргә, мәҗлес һәм җыелышларга иң беренчеләрдән килеп утыра башлады.
Өстендә һәрвакыт зәвыклы матур күлмәк, кәҗә йоныннан бәйләнгән, ап-ак мамыктай кабарып торган затлы камзул, башында ерак илләрдән кайтарылган бизәкле чалма. Ул чалма өстенә килешле итеп беркетелгән чуклы яулык, аягында чигүле, күз явын алырдай җемелдәп торган күн читек иде. Авыл халкының берсендә дә булмаган ялтыр-йолтыр килгән муенса, бармак саен диярлек киелгән балдак-йөзекләр - болар барысы да Бибиҗамал түтине гади әбиләрдән берничә баскычка өстен тотты. Аның сөйләшүе дә зыялы патша хатыннарын хәтерләтә: тыныч тавыш, җөмләләре "акыллы" сүзләргә бай, авызын "үлчәп" кенә ача, беркайчан дәрәҗәсен төшерми, кирәкмәгән җиргә кысылмый иде. Авыл хатыннары терлек-туар, чәчү-алу, һ.б. шундыйрак дөньяви темаларга сүз куертса, аларга бөтенләй катышмый, имеш, юк-бар белән вакланып вакытын үткәрми, аның моңардан да мөһимрәк эшләре бар.
Ата-аналар җыелышында күпмедер утыргач, халык тарала башлады. Бибиҗамал түти дә әкренләп торып, өске киемен салып калдырган җиргә килде, әмма үзенең яшел бишмәтен күпме генә эзләсә дә, таба алмый интекте. Ул һәрчак өске киемнәрен билгеле бер җиргә эләргә күнеккән. Бүген дә шул урында булырга тиеш иде дә бит...
Бибиҗамал түти халыкның бер-бер артлы өске киемнәрен киеп өйләренә китүләрен күзәтеп торды, ә аныкы юк та юк иде.
- Яшел бишмәтемне урлаганнар, каһәр суккан хәерчеләр! - дип кычкырып җибәрде кинәт Бибиҗамал түти.
Бөтен халык гаҗәпләнеп дәррәү аңа таба борылып карады. Бибиҗамал түтинең мондый ачы тавыш белән чәрелдәгәнен авыл халкы тәүге тапкыр ишетә, күрәсең.
- Кая куйдыгыз яшел бишмәтемне, табыгыз хәзер үк! Табып бирмәсәгез, бүген үк районга барып жалу язам, барыгызны да судка бирәм! Китерегез хәзер үк бишмәтемне,- дип кара тавыш чыгарды ул.
Әлегә кадәр искиткеч тыйнак, сабыр, мөлаем, ягымлы, көләч йөзле, тәмле телле булган Бибиҗамал түти кинәт кенә, әйтерсең, 180 градуска борылып куйды да, сүгенә-сүгенә бөтен мәктәпнең астын өскә китереп яшел бишмәтен эзләп чапты. Кайбер ханымнарның букчаларын кулларыннан тартып алып, эчен каерып ачып карарга да тартынмады. Сыйныфларның ишекләрен тибеп диярлек ачып, бүлмәләр буйлап әрле-бирле йөреп, барысының да тетмәсен тетте.
Авыл халкы, мондый әкәмәттән шок хәлендә үрә катып, Бибиҗамал түтинең кыланмышларын берсүзсез карап торды.
Ниһаять, пыр тузып чабып арыган түти, мәктәп бинасында булган авылдашларын, яшен-картын аралап тормыйча, тирги-тирги чыгып китте. Коридорның уртасында затлы камзулыннан йолкынып калган бер-ике уч ак мамык кына җил искән саен тибрәлеп, тавык кетәклегендәге әтәчләр сугышыннан соң булган күренешне хәтерләтте.
- Миннән көнләшәләр, үзләре шундый затлы бишмәтне сатып алырга акча кызганалар! Хәшәрәтләр! Урлап нишләргә җыеналар икән? Авылда андый бишмәт миндә генә ич! Берәрсенең киеп йөргәнен күрим генә, шунда ук өстеннән салдырып алачакмын! Кабахәтләр! - дип өенә кайтып җиткәнче авыл халкын сүкте ул. Ачуы каты иде шул Бибиҗамал түтинең.
Бусагадан атлап керүгә башындагы чалмасы белән яулыгын, өстендәге күпереп торган мамык камзулын салып атты, муенсасы бер читкә, йөзек-балдаклары икенче читкә тәгәрәшеп киттеләр. Күлмәгенең сәдәфләрен көчәнә-көчәнә ычкындыра башлауга, Бибиҗамал түтинең күзләре өй түрендәге сәкегә төште. Ә анда аның яшел бишмәте ипләп кенә җәелгән иде. Кеше арасына чыгасы булгач, бишмәтне юк-бар тапларыннан чистартып куеп, вакытсыз бөгәрләнмәсен өчен, сәкесенә үзе җәеп куйган иде бит...
- Менә тишек баш,- дип битәрләде үзен Бибиҗамал түти, тынычлана төшеп. - Җыелышка ашыкканга бишмәтемне кимичә киткәнмен, ләбаса. Ярый әле, урамда җылыта. Ярар, бишмәт табылды икән, анысы инде икенче мәсьәлә. Хәзер төп кайгы - янә шул бишмәттән урамга чыгып ничек кеше күзенә күренергә, - дип тирән уйга батты Бибиҗамал түти.
Күп тә үтмәде, әле генә мәктәптә җәнҗал куптарган түти, бөтен урамга тәмле исләр чыгарып, бавырсак пешерергә кереште. Ничек булса да авылдашларын бәхилләтәсе килде. Хур булып оятка калу хисеннән яшел бишмәтнең гомерен озайту теләге көчлерәк иде шул.
Хабибә (Рита) ИМАМЕТДИНОВА,
Әмир (Өчкаен) авылы - Ульяновск шәһәре.