Мәүлет Саюков иҗатыннан

Рамис Сафинга
Безнең собкор Рамис Фарук улы
Еш ялтырый зәңгәр экраннардан.
Интервьюлар, репортажлар ясый
Шыгрым тулы зур-зур заллардан.
Йошкар-Ола, Ижау, Пенза ягы,
Киров, Казан, Сембер төбәге -
Ярты Рәсәй җирен таптап үтте,
Ничек кенә түзә икән йөрәге?!
Юл аны һич тә куркыталмый,
Ул юлларга ифрат сөенә.
Шуңа күрә аңа чакрымнарың
Апас юлы кебек күренә.
Кече яшьтән эшләп үскән егет,
Эш өстендә чыгып чыгырыннан.
Дөрләп янган тормыш учагында
Корыч кебек янып чыныккан.
Алинә Кәримовага
Алинә Кәримованың
Талантына ни җитә!
Ул урам такмакларын да
Дөньякүләм хит итә.
Киенеше, итенеше,
Үз-үзен тотышы...
Тамашачы алдында
Бөтен яктан отышлы.
Аның сәхнәдә чыгышы -
Театрдан бер өзек.
Тылсымлы тавышы белән
Бәгырьне китә өзеп.
Алинәнең үз кыйбласы,
Кабатламый кайсын да.
Атказанган да булыр ул,
Халык артисткасы да!
Яшь язучылар колагына
Сембер тулды “язучылар” белән,
Чын әсәр юк ни черта.
Даже Парнас әгъзаларын
В упор күрмим иҗатта.
Шулай кайчак телефонга
Кергәлим арлыш-бирлеш.
Шигырьләр күзгә чагыла
Пешеп бетмәгән килеш.
Ашыгырга тырышмагыз,
Ат та кайчак сөрлегә...
Шуның өчен атка да бит
Кирәк каеш дилбегә.
Исегезгә төшерегез
Бөек Максим Горькийны.
Җәяү үткән багаж җыеп
Бөтен Малороссияны.
Әйе, хәзер башка тормыш,
Үзгәреп тора һаман.
Әмма тәрәзәдән карап,
Булмый тудырып роман.
Габделҗаббар Кандалый премиясен алу уңаеннан
Искә алсак имам Кандалыйны -
Бөек шагыйрь, акыл иясен,
Кем үлчәгән аның иҗатының
Милләт өчен биргән бәясен?
Нәрсә соң бар аның иҗатында,
Нинди хикмәт, нинди яңалык?
Ул беренче булып хатын-кызга
Иҗат аша бирде азатлык.
Мәхәббәткә күпер салды шагыйрь,
Сөю – сәгадәт, дип аңлатты.
Шуннан бирле һаман ике җенес
Яшәп килә тату, сыйфатлы.
Кандалыйны зур тантана белән
Елдан-елга искә алабыз.
Мәңге яшәр безнең күңелләрдә
Шагыйрь-имам Кандал бабабыз!
Флорис Галимьяновка
Флорис Уралда туса да,
Булса да Урал заты,
Никтер, Сембер төбәгендә
Үз-үзен кирәк тапты.
Бөтен Уралның байлыгын
Төягән багажына.
Менә хәзер шул байлыкны
Өләшә акрын гына.
“Өмет” аша өләшә ул,
“Сембер язлары” аша.
Хәтта китапларыннан да
Байлыгы аша таша.
Аның байлыгы бүгенгә
Акча да, алтын түгел.
Әмма шигърият күгендә
Ул миллионер бүген.
* * *
“Тик син генә” “Өмет” битләрендә
“Яшәү ямен” тоеп язасың.
Шуңа күрә “Тормыш елгасы”нда
“...сүнмәс йолдыз” булып янасың.
Гөлсинә Ханәфинең бер шигыренә карата
Укы, укы, дип әйтәсең,
Укыдым шигыреңне.
Эзоп теленә төреп син
Бирәсең фикереңне.
Синең арттан барыр хәл юк,
Син хәзер шагыйрь-остаз.
Синең һәрбер шигырь юлы
Йә энҗе, йә асылташ.
Сине бутап булмый хәзер
Башка шагыйрьләр белән.
Син шагыйрә Гөлсинә бит,
Мин аны яхшы беләм.
Ульяновск өлкә хастаханәсенең гинекология бүлеге табибы Гүзәл Ренат кызы Пигинаның туган көненә
Усал айда тусагыз да,
Күңелегез сезнең йомшак.
Күпме саулык өләшәсез,
Сез фәрештәгә охшап.
Күпме хаклы сүзләр яңгырый
Хезмәтегезне мактап.
Күпме шигырьләр языла
Сезнең исемне атап.
Сез табиб та искитмәле,
Кулларыгыз да алтын.
Сезгә килгән һәр пациент
Беләдер алтын хакын.
Без сезгә саулык телибез,
Бәхетнең иң асылын.
Эшегезнең нәтиҗәсе
Бөтен илгә танылсын.
Иске мәктәп
Безнең мәктәпне төзегән
Оста куллар кирпечтән.
Әйтерсең, бөек Баженов
Үзе кулын тидергән.
Яхшы фронтон чыгартып
Төрле лепкалар белән,
Диярсең, купец йорты бу,
Үзенә дип төзеткән.
Гөрләп тора иде мәктәп
Гаилә учагы кебек.
Туган телебез серенә
Шул мәктәптә төшендек.
Яшүсмер вакытлар иде,
Аздык та шунда, туздык.
Ләкин югалып калмадык,
Барыбер кеше булдык.
Көчле белемле шәхесләр
Укыттылар ул мәлдә.
Шундый зур гыйлем учагы
Әле ташландык хәлдә.
Идәннәре череп беткән,
Тәрәзәләр җимерек.
Күңелләр чирканып китә
Өрәкне күргән кебек.
Мәктәбемне искә алып
Язмакчы идем мәдхия.
Мәгълүмегез, килеп чыкты
Моңсу йөзле мәрсия.
Нәрсә соң ул шигърият?
Миңа еш сорау бирәләр:
Нәрсә ул, дип, шигърият?
Ул бәгырьләрдә яралып,
Йөрәктән тамган ширбәт.
Шигърият диңгез кебек ул,
Шагыйрьләр белән үсә.
Диңгезләр дә тулып тора,
Елгалар тәэмин итсә.
Елганың да төрлесе бар,
Бар да саф сулы түгел.
Шигърият тә - кемгә Парнас,
Кемгәдер ул тик шөгыль.
Агачны карасаң гына
Җимеше татлы була.
Шигърият тә чүп-чар белән
Тәнкыйть булмаса тула.
Шуңа күрә әйтер идем:
Шигърият ул асыл зат.
Хак сөекле бәндәсенә
Бүләк иткән әманәт.
Азат Вахитовның “Күн бүрек” хикәясенә карата
Өч буын туздырган бүрек
Һаман да яңа, имеш.
Нинди хайван тиресеннән
Теккән булырга тиеш?!
Кызым Диананың юбилеена
Быел килгән Яңа елда
Аеруча зур бәйрәм.
Диананы тәбриклибез
Юбилей көне белән.
Тормышының матур чагы,
Яшьлегенең үзәге.
Безгә күктән җибәрелгән
Аллаһының бүләге.
Ул үзе генә түгел бит,
Дәрәҗәле ире бар.
Менә дигән ике кызы,
Әмән, пешкән алмалар.
Кардәшләре тантанада,
Дуслары, сердәшләре.
Дуслар булса, чишеп була
Төрле мәсьәләләрне.
Кәефләр шәп - юбилейный,
Ризык та мул, әлбәттә.
Хәтта оҗмах җимешен дә
Күреп була өстәлдә.
Менә бу чын бәйрәм була -
Грандиозный тантана!
Әнисе дә, әтисе дә
Моңа бик тә шатлана.
Монда тагын нәрсә җитми?
Саулык дигән сүз генә.
Саулык, кызым, озын гомер
Без телибез үзеңә!
Г. Галиянең тәнкыйть шигыренә карата
Синдә шигърият, Галия,
Төпсез, чиксез бер галәм!
Шәп каплыйсың авызларын
Бер тәлгәш шигырь белән.
Тәҗрибәң бар, тәнкыйтьтә дә
Каләмең үткен, оста.
Әйтерсең, шигърият чигендә
Баскан гаскәри постта.
Әлбәттә, шигърият күгендә
Тәнкыйть тиеш булырга.
Наданрак шагыйрьләрне
Чыбыркылап торырга.
"Сембер язлары" басылып чыгу уңаеннан
Без семберлеләр булсак та,
Казаннардан ким түгел.
Безләрне дә үстергән бит
Шул ук чал чәчле Идел.
Шигырен дә, чәчмәсен дә,
Шөкер, яза беләбез.
Хәтта "Казан утлары"нда
Үзебезне күрәбез.
"Ялкын"га да, "Мирас"ка да,
Аллаһ кушса, җитәрбез.
Бәлки, "Сөембикә"сен дә
Кайчан да үз итәрбез.
Безнең Сембер әдипләре
Утлар-суларны кичкән.
Шуңа "Сембер язлары" да,
Күрәм, безне үз иткән.
Мәүлет САЮКОВ,
Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.
Татар Сайманы авылы.