“Кеше приюты” мохтаҗларны ашата һәм киендерә

Ульяновск шәһәрендә авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләрне тернәкләндерү һәм яраклаштыру үзәге – “Кеше приюты” (“Приют человека”) оешмасы эшләп килә. Әлеге үзәккә башкалар язмышына битараф булмаган олы йөрәкле милләттәшебез Айрат Алик улы Сафин җитәкчелек итә.

2018 елда мәркәзебез Казанның Борхан Шаһиди урамында мохтаҗларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче “Кеше приюты”ның беренче ноктасы ачыла. Анда төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш ситуациясенә эләгүчеләрне көн саен кайнар төшке аш белән тәэмин итәләр. Шулай ук кырык кешегә исәпләнгән кич кунып чыгу урыны һәм парикмахерская белән мунча булдырыла. Аннары шушы оешма җитәкчеләре Ульяновскида да мохтаҗларны тукландыру нокталары ачып җибәрергә тәкъдим итә. Шул рәвешле 2023 елда шәһәребезнең Үзәк базары территориясендә (Марат урамы, 45) “Кеше приюты”ның мохтаҗларга ярдәм итү ноктасы барлыкка килә. Ә үткән елда тукландыру нокталары Засвияжьеның Шолмов урамында һәм Яңа шәһәрнең Генерал Тюленев проспектында да эшли башлады. Якын киләчәктә тагын әле Московское шоссе урамында һәм Заволжье районының Ленин Комсомолы проспектындагы Ислам мәдәни-агарту үзәге карамагында өстәмә нокталар ачарга ниятлибез, ди үзәкнең генераль директоры Айрат Сафин. Ул үзәкне оештыручы мәрхәмәтле эшмәкәрләр белән меценатларга – Илдар Ризванов, Артур Котельников, Айрат Валиуллов, Дамир Галеев, Рамил Резванов, Камил Бибарсов, Айрат Сулейманов белән Аделина Валиулловага рәхмәт сүзләре юллый. Менә шушы юмарт малтабарлар һәм киң күңелле кешеләр ярдәмендә һәр атнаның алты көнендә (дүшәмбе – ял көне) приютның өч ноктасында 250дән артык кешене кайнар ризык белән сөендереп торалар.

“Безнең нокталарга төрле милләт һәм дин кешеләре килә. Барысын да ачык йөз белән каршы алып, ашатабыз, хәлләрен сорашабыз. Һәркайсы ачылып китеп, үз язмышы турында сөйли, заяга узган гомерләре өчен бик нык үкенүчеләре дә бар. Үзебезнең милләт кешеләрен, мөселман кардәшләребезне күреп, әлбәттә инде, йөрәк әрни, кан сава”,- ди приютның хуҗасы Айрат Сафин.

Мохтаҗларны тукландыру өчен кайнар ризыкны Юго-Западный микрорайонындагы “Ләйли-Җамал” мәчете ашханәсендә әзерлиләр. Кемдер күп итеп сыер ите китереп бирә, икенчеләре макароннар һәм карабодай белән тәэмин итеп тора, шулай ук финанс яктан булышучылар да бар, ди Айрат Алик улы. Без Үзәк базар территориясендәге тукландыру ноктасына килгән көнне мохтаҗларны итле карабодай боткасы һәм шикәрле чәй белән сыйладылар. Аларга кайнар ризыкны күпне күргән, күпне кичергән, кем әйтмешли, лаеш шулпасын җитәрлек татыган СВО ветераны, “Возрождение” волонтерлык оешмасы җитәкчесе Валерий Ярошевич таратты. “Кеше приюты” нокталары санын киләчәктә арттырасы иде, чөнки ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп әле, ди сугыш хәрәкәтләре ветераны. Ә Айрат Алик улы теләге булган хатын-кызларга киемнәр бирде. Кияргә яраклы булган өс һәм аяк киемнәрен приютның Камышинская урамындагы 19 нчы йортта урнашкан кабул итү ноктасында җыялар икән. Ул һәр көнне иртәнге сәгать 9дан кичке 4кә кадәр эшли (дүшәмбе – ял көне). Халыктан җыелган кием-салымнар приютның шәһәребезнең төрле почмакларында урнашкан нокталары аша таратыла. Пенсия акчалары очын-очка ялгарга гына җиткән өлкәннәр, пожар чыгып бернәрсәсез калган кешеләр, төрмәдә утырып чыгучылар ярдәм сорап киләләр, размерларын туры китереп, һәркайсын киендереп җибәрәбез, ди Айрат Сафин.

“Кеше приюты” тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру үзәге мәдәни кодны реставрацияләп, адәм балаларына яңадан җәмгыятькә кереп китәргә һәм дәүләт кануннары буенча яши башларга ярдәм итә. Биредә авыр тормыш ситуациясенә эләккән гражданнарга эшкә урнашырга булышалар, шулай ук үзәкнең белгечләре юридик консультацияләр бирергә һәм пхихологик ярдәм күрсәтергә дә әзер. Әлеге үзәк җәзаларны төзәтү федераль хезмәтенең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе (УФСИН), Ульяновск өлкәсенең социаль үсеш министрлыгы һәм юридик бюросы белән хезмәттәшлек итә. Безгә ДоброРФ сайтында рәсми рәвештә теркәлгән волонтерлар күпләп килә, саф күңелле егет-кызларга чын күңелдән рәхмәт, ди Айрат Сафин. Үзәкнең генераль директоры шәхсән үзе дә мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында белем алучылар белән еш очраша. Яшь буынны хәйриячелек традицияләрендә тәрбияләп, үзләренең якыннарына, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, игелекле, ярдәмчел булырга өндибез, дип белдерде “Кеше приюты”н әйдәп баручы.

Ульяновскида әле тернәкләнеп кенә килүче “Кеше приюты” үзәге игелекле эш башкара – мохтаҗларны ашата һәм киендерә. Монда алар кайнар ризык белән тамак ялгау, рәхәтләнеп аралашу, моң-зарларын сөйләү һәм күңелләрен бушату өчен киләләр. Үзәкнең белгечләре һәм аш таратучы апалар һәркайсын ишетә һәм тыңлый, һәрберсенә җылы сүз таба. Язмыш сынауларына дучар булучылар моннан, мин дәүләткә, җәмгыятькә кирәк икән, мине дә онытмаганнар әле, дигән фикер белән өйләренә кайтып китә.

“Кеше приюты” тернәкләндерү үзәгенең белешмәләр өчен телефоны: 33-50-55, 8972785055.  

Исхак ХӘЛИМОВ.