Иске Исәнтимер матур яшәргә омтыла

Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылы мөселманнары күренекле якташлары Наил хәзрәт Гыйззәтуллов ярдәмендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр. “Өмет” газетасы журналистларына да анда катнашырга насыйп итте.
Ямьле Чирмешән елгасы буенда җәелеп утырган Иске Исәнтимер авылы, замананың кырыс җилләренә бирешмичә, тулы канлы тормыш белән матур итеп яшәргә омтыла. Хәзерге вакытта авылда мәдәният йорты, китапханә, медпункт, элемтә бүлеге һәм мәчет эшләп килә. Халыкны берләштереп торучы “Чишмә” ТОСы белән “Ак әбиләр” фольклор ансамбле авылның данын еракларга тараталар. “Чишмә”не әйдәп баручы тынгысыз йөрәкле Кәшифә Якупова Ульяновск өлкәсенең ТОСлар ассоциациясе ярдәменә таянып, элеккеге мәктәп ашханәсе базасында кечкенә генә пекарня ачып җибәргән. Авылның уңган хатын-кызлары пешергән кайнар ипине ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗ гаиләләргә бушлай тараталар. “Чишмә”леләр СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда да актив катнаша. Олылар да, яшьләр дә, балалар да изге эшкә үз өлешләрен кертергә тырыша, ди Кәшифә апа.
Изге Рамазан аеның соңгы көннәренең берсендә авылның ике дистәдән артык төрле яшьтәге ир-аты мәчеткә җыелган иде. Алар шушы җирдә, шушы туфракта туып үсеп, өлкә күләмендә танылырга өлгергән хөрмәтле дин әһеле – Ишеевканың “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Гыйззәтулловның вәгазен хәтта тын алырга да базмыйча тыңладылар. Ул авыл аксакалларын, үзе белән бергә уйнап үскән яшьтәшләрен барча начар, гөнаһлы гадәтләрне дә читкә куеп, тәүбә кылып, мәчеткә биш вакыт намазга йөрергә өндәде. Туган авылыбызны юкка чыгудан ничек булса да саклап каласы иде, диде Наил хәзрәт. Ә авылның имам-хатыйбы Нуриҗан хәзрәт Кәлимуллов мәчетнең манарасы белән ярымаен яңарту тәкъдиме белән чыкты. Күмәкләшеп алынсак, һичшиксез, бу эшне башкарып чыгарбыз, дип белдерде хәзрәт. Мәхәллә мөселманнары бу фикерне бертавыштан хупладылар. Наил хәзрәт исә авылга керә торган олы юл өстендә Иске Исәнтимер дип язылган стела урнаштырырга тәкъдим итте. Әгәр аны ярымай, милли орнаментлар белән бизәсәк, Казанга юл тотучылар һәм Татарстаннан килүчеләр бай тарихлы бу авылда татар-мөселман халкы яшәвен белеп узарлар иде, дип өстәде ул.
Мәхәллә мөселманнары туган авылына җан өреп яшәүче Наил хәзрәтнең күчтәнәче – шифалы вә сихәтле “Зәм-Зәм” суы һәм хөрмә җимешләре белән авыз ачтылар һәм бергәләп ахшам намазын укыдылар. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов мәчеткә Коръәни-Кәрим китабын бүләк итеп тапшырып, истәлеккә фотосурәткә төшкәннән соң, һәммәсе дә авыл клубына, күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесенә юл тотты.
Кәшифә Якупова җитәкчелек иткән “Чишмә” ТОСы активистлары, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән милли сый-нигъмәтләрдән тәмам сыгылып торган мул табын әзерләнгән иде. Наил хәзрәт Гыйззәтуллов биредә дә тирән эчтәлекле вәгазендә үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә, мәчеткә илтүче сукмакка үлән үстермәскә, бишектән алып ләхеткә кергәнче дини гыйлем серләрен үзләштерергә чакырды. Аллаһы Раббыбыз безгә изге Рамазан аена килеп җитеп, уразалар тотарга насыйп итте, югыйсә, күп кенә туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз, авылдашларыбыз мондый бәхеткә ирешә алмыйча, ике Рамазан ае арасында фани дөньядан бакыйлыкка күчтеләр, аларның гамәл дәфтәрләре ябылды, хәзер инде бездән дога өмет итеп яталар, диде хәзрәт. Ә Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина СВО зонасына гуманитар ярдәм туплап озатуда актив катнашулары өчен Иске Исәнтимер халкына олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Ул районда яшәүче татарларның “Өмет” газетасына бик теләп язылуларына соклануын да белдерде. “Өмет”нең баш редакторы Исхак Хәлимов озак еллар дәвамында редакция белән хезмәттәшлек итүләре өчен Зария Закирова, Кәшифә Якупова, Зөлфия Сәфәргалиева белән Гөлсирә Фәхретдиновага рәхмәтләрен җиткерде. Ул авыл китапханәсенә татарча китаплар бүләк итеп тапшырды. “Өмет”нең “Балалар сәхифәсе”ндәге кроссвордлар һәм биремнәргә дөрес җаваплар юллап торучы Риваль Сафинны да бүләк белән сөендерде. Сүз уңаеннан, Риваль – Иске Исәнтимердә мәктәп яшендәге бердәнбер бала. Аны көн саен автобус белән күрше авыл мәктәбенә йөртеп укыталар. Урта Исәнтимер авыл җирлегенең хакимият башлыгы Камил Хайретдинов та Иске Исәнтимер халкының бердәм, дус-тату булуы, барлык социаль акцияләрдә актив катнашулары, авыл урамнарын, йорт тирәләрен чиста, тәртиптә тотулары турында сокланып сөйләде. Ул ел саен авыл халкын мул табын артына җыеп, ифтар һәм корбан мәҗлесләре үткәрүгә үзеннән зур өлеш кертүе өчен Наил хәзрәт Гыйззәтулловка, шулай ук авыл мәчетенең мәхәллә советына, һәрьяклап ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен юллады. Менә шундый киң күңелле, юмарт кешеләре булганда авыл сүнми, гөрләтеп яши әле, диде Камил Гомәр улы. Ә Наил хәзрәт олыгайган көннәрендә авылга әйләнеп кайтып, туган нигезен яңадан торгызырга, маллар асрарга хыяллануы хакында белдерде. Авылыбыз янәшәсеннән Чирмешән елгасы ага, урман җәелеп киткән, балык тоту, печән чабу, җиләк, гөмбә җыю өчен менә дигән мөмкинлек, Аллаһы Раббыбыз безгә биргән нигъмәтләр бит бу, шөкрана кылып, булганның кадерен белеп яшәргә өйрәнәсе генә калды, диде Наил хәзрәт.
Ифтар табыны артында милли ризыклар белән сыйланганнан соң, Нуриҗан хәзрәт Коръән сүрәсен укыды һәм ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек, бәрәкәтле тормыш насыйп итүен теләп дога кылдырды. Хәзерге буынга ата-бабаларыбыздан әманәт булып күчкән традицион ислам кыйммәтләрен, иманыбызны, милли һәм дини гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, туган җиребезне күз карасыдай саклау бурычы йөкләнгән, шушы олы максатка ирешү өчен безгә сүздә һәм эштә бергә, бердәм булырга кирәк, диде Иске Исәнтимер мәхәлләсе имамы.
Исхак ХӘЛИМОВ.