Сембернең “Нур” театры – Казан сәхнәсендә

Узган елда Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йорты һәм Казан шәһәр филармониясе җитәкчеләре үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйган иде. Менә шул килешү кысаларында апрель башында “Нур” татар халык театры Казанның “Чулпан” мәдәният йорты сәхнәсендә спектакль күрсәтте.

Өлкәбезнең танылган режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова җитәкчелек иткән “Нур”лылар Казан тамашачысына язучы Әминә Яхина әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Аккошым минем” спектаклен тәкъдим итте.

Казан татарлары “Нур” халык театрын үз итеп өлгергән – зал шыгрым тулы, алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачылар арасында хәзерге вакытта мәркәзебездә яшәүче якташларыбызны күреп аеруча сөендек.

“Нур” театры коллективын һәм тамашачыларны мөхтәрәм кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов сәламләде. Алар ике төбәк арасында мәдәни дуслык күпере салулары, халыкны гыйбрәтле спектакльләре белән тәрбияләп, шатландырып торулары өчен “Нур”лыларга һәм театрның алыштыргысыз режиссеры, үз эшенең чын остасы Җәмилә Мифтаховага рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Күренекле якташыбыз – Казан шәһәр филармониясенең баш администраторы Исхак Усманов “Өмет” газетасы белән тыгыз элемтәдә торуы өчен редакциянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Аккошым минем” спектаклендә төрле темалар күтәрелде – беренче мәхәббәт онытылмый икән, өйләре яки фатирлары тартып алынган өлкәннәр, балалары була торып та картлар йортына барып эләккән бәхетсез ата-аналар... Уйланырлык, гыйбрәт алырлык вакыйгалар сурәтләнә.

Халык спектакльне җылы кабул итте. Артистларны алкышларга күмеп, сәхнәдән озак җибәрми тордылар.

“Искиткеч! Күптән мондый спектакльне караганым юк иде. Режиcсерның куюы оста, артистлар әйбәт уйный. Бөтөн дөньямны онытып карадым. Рәхмәт, тагын килегез”,- дип тәэсирләре белән бүлеште тумышы белән Кукмара ягыннан булган Мөнирә Галиева. Чынлап та, халык мәхәббәте – иң зур бүләк, иң лаеклы бәя.

Сембер театрының Казан шәһәренә сәфәре менә шулай шау-гөр килеп, алкышларга, рәхмәт сүзләренә күмелеп узып та китте. Тамашачы белән хушлашкач, “Чулпан” мәдәният йорты янәшәсендәге “Биләр” хәләл кафесына кереп, бергәләп тәмләп чәй эчтек. Ара ерак бит, тамак ялгамыйча гына юлга чыгып булмый.

Чынлыкта исә Казан-Ульяновск арасындагы 250 чакрым юл көлешә-көлешә сөйләшеп, чын күңелдән аралашып, җырлашып кайта торгач, сизелми дә үтеп китте.

М-12 трассасы буйлап кузгалып китүгә, коллективның җитәкчесе Җәмилә Мифтахова һәр артистка аерым рәхмәтен җиткерде, җылы, мактау сүзләре белән күңелләрен күтәреп, аларга канатлар куйды.

“Казанга барыр алдыннан бик нык борчылдым, хәтта берничә төн йоклый да алмадым. Аллаһыга мең шөкер, тамашачы җылы кабул итте, рәхмәт әйтте. Безне сәхнәдән җибәрмичә торып кул чабулары – моңа дәлил. Әсәрнең авторы Әминә Яхина белән даими аралашып торам. Бүгенге уңышларыбыз турында аңа да җиткерәчәкмен. Әминә ханым безнең коллективка Уфаның данлыклы “Нур” театры сәхнәсендә спектакль куярга тәкъдим итә. Киләчәккә планнар зурдан – эшлисе эшләр, чыгыш ясыйсы шәһәрләр һәм авыллар байтак”,- дип сүзен йомгаклады Җәмилә Зайдулла кызы.

“Нур”лылар Җәмилә ханымның яңалыгын шатланып кабул итте һәм шул минуттан ук Уфа каласының танылган артистлары чыгыш ясаган сәхнәдә уйнау өмете белән яши башлады.

Яшерен-батырын түгел, һәр коллективның үз лидеры булырга тиеш. Ул кирәк чакта дөрес бәяне бирә, үзенең фикерен җиткерә, проблемаларны хәл итү юлларын таба. Кыскасы, коллективны бер йодрыкка туплап, җитәкчесенең уң кулы була. Минем уйлавымча, Мәүлетдин Тазетдинов “Нур”лыларның нәкъ менә әтиләре сыман. Ул һәрберсе турында аталарча кайгырта, аларның хәлен белешеп тора.

“Репетициядән соң өйгә кайтам да, смс язып сәхнәдәш дусларымның исән-имин кайтып җитүләре белән кызыксынам. Әгәр ерак юлга чыгасы булса, иртүк шалтыратып хәл беләм”,- ди Мәүлетдин.

Шундый ышанычлы, тугрылыклы дустың булганда юлга чыгарга да, разведкага барырга да мөмкин.

Мәүлетдин Тазетдинов – сәнгатькә гашыйк, шигъри җанлы шәхес. Ул һәр рольне йөрәге аша үткәреп уйный. Сәхнәдә шигырь сөйли башласа, тамашачы аны йотлыгып, сулыш алырга да базмыйча тыңлый.

Үзешчән сәнгать осталары Әнвәр абый белән Фирая апа Шайхутдиновлар “Нур” театры оешкан көннән бирле спектакльләрдә катнашалар. Бик матур, сокланырлык пар. Бер-берсен күз карашыннан аңлап, башкаларга үрнәк күрсәтеп гомер кичерәләр. Киң күңелле, игелекле булулары белән кешеләрне үзләренә магнит кебек тартып торалар.

Җәмилә ханым оста режиссер буларак аларга рольләрне холыкларына туры китереп сайлый. Әнвәр абый спектакльләрдә җитез, кызу канлы герой булса, Фирая апа, гадәттә, сабыр, басынкы карчыкка әйләнә.

“Аккошым минем” спектакле тәмамланганнан соң, Казан тамашачысы Әнвәр абыйны чолгап алып, сәхнәгә Равил Шәрәфи чыккан дип уйладык, шуның кадәр дә охшагансыз, гаҗәеп оста уйнадыгыз, дип шаккатып мактадылар.

Соңгы арада Әнвәр абыйны шәһәребезнең “Солтан” мәчетендә җомга намазларында күрергә туры килә.

“Олыгая барабыз бит, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга кирәк, акрынлап намазга бастык”,- ди Әнвәр абый.

Әйе, бердәнбер хак юлны сайлаганнар. Ә шулай да, Әнвәр абый белән Фирая апаны сәхнәдә кабат күрербез әле дип ышанасы килә.

Фирая апа бертуган сеңелесе Зөлфияне дә театр дөньясына тарткан. Аз сүзле, ягымлы Зөлфия ханымнан зыялылык, затлылык бөркелеп тора. Якыннан аралашкач, аның һөнәре буенча укытучы булуы ачыкланды. Сүз дә юк, рольләрне оста башкара, һәр сүзне күңеле аша үткәреп, төгәл әйтеп бирә. Гөлҗамал ролен башкаручы артистыбыз Нәҗибә апа Ихсановага бик тә охшаган инде, диде спектакль карарга килгән якташыбыз Хәния апа Аббазова. Ул дөрес чамалаган бит. Автобуста кайтканда карап тордым, чынлап та, уртак яклары байтак.

Мәүлет Шәрәфетдинов юл буе моңсуланып, сүзгә кушылмый гына кайтты. Дөрес сизенгәнмен, чынлап та, кайгылы вакыты икән.

“Татар Согыты авылында – туган нигезебездә яшәүче бертуган абыем күптән түгел 65 яшендә вафат булды. Спектакльдә уйнаганда бераз онытылып торам. Ә болай күңелем һич күтәрелми, югалтуны авыр кичерәм. Бик тә туган җанлы, саф күңелле кеше иде абыем”,- дип Мәүлет кайгысы белән уртаклашты. Борчулы көннәре булса да, Мәүлет спектакльдә оста итеп, җиренә җиткереп уйнады.

Хатын-кызның яшен сорамагыз, дип әйтүләре нәкъ менә Гөлинә Заббаровага туры киләдер. Һәрвакыт яшь, җитез Гөлинә ханым сылу гәүдәсе, килешле киенүе, зәвыклы итеп бизәнүе белән тамашачыны үзенә җәлеп итә. Аңа яшь кызлар роле дә, балалы хатын роле дә, олыгаеп баручы ханым роле дә туры килә. Ә инде җырлап җибәрсә, моңлы тавышына хәтта сандугачлар да көнләшерлек.

Коллективка әле яңа гына килеп кушылган Фәния Арсланова үз кешегә әверелгән инде. Елмаеп кына сөйләшүче, һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торучы Фәниянең театрда уйнарга теләге көчле. Шәһәрдә туып үскән кыз татар телендә камил итеп сөйләшергә өйрәнә.

Менә Ульяновскига да якынлаштык. Саубуллашыр вакыт килеп җитте. Әлеге көн, һичшиксез, театр тарихына кереп калачак. Җәмилә ханым кабат барлык артистларга һәм автобус хуҗалары Илмас белән Гүзәлиягә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Киләсе очрашулар, бәлки, Уфа каласында булыр.

Рузия ХӘЛИМОВА.