“Чисталык - иманның яртысы”

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Аллаһы Тәгаләнең иманлы кешене башкалардан нинди сыйфаты белән аерып тотуы турында булыр. Әлеге сыйфат чисталык, ягъни пөхтәлек дип атала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Чисталык - иманның яртысы”,- дип әйткән (Мөслим). Бу матур, купшы сүзләр генә түгел бит, җәмәгать. Тирәнтен уйлап карагыз әле: безнең иманыбыз бик күп нәрсәләрдән гыйбарәт, әмма аның яртысының нигезен нәкъ менә чисталык били.

Чисталык - ул Аллаһының сөюенә ирешү юлы

Барча галәмнәрнең Раббысы Коръәни-Кәримдә болай ди: “Һичшиксез, Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм тәмам чистарынучыларны сөя” (Әл-Бәкара, 222). Чисталык дигәндә, беренче чиратта, безнең иманыбыз һәм Кыямәт көнендә җавап бирергә туры киләчәк барлык эш-гамәлләребез күздә тотыла.

Коръәни-Кәрим китабы иңдерелә башлагач ук Аллаһы Тәгалә Үзенең Рәсүленә (с.а.в.с.) болай дип нәсыйхәт бирә: “И, капланган! Тор һәм (кавемеңне) кисәт! Раббыңны олыла! Киемнәреңне (бөтен керләрдән) чистарт!” (Әл-Мүддәссир, 1-4). Әлеге аятьләр - безгә турыдан-туры боерык, әмер, ул кием белән тәннең чисталыгы гыйбадәтнең аерылгысыз өлеше булуын ассызыклый.

Тән белән өйнең чисталыгы

Ислам динендә чисталык - ул күпкырлы төшенчә. Монда намаз укырга керешер алдыннан тәһарәт алу белән беррәттән, безнең көндәлек тормышыбыз да керә. Аллаһы Раббыбыз безгә болай дип әмер итә: “И, иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр (аларны кертеп) кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларны да тубыкларга кадәр (аларны кертеп юыгыз). Аллаһы сезгә кыенлык тудырырга теләми. Ул бары сезне пакьләргә һәм сезгә карата нигъмәтен төгәлләргә тели” (Әл-Маидә, 6). Карагыз әле, Раббыбыз нинди шәфкатьле һәм мәрхәмәтле! Ул безгә хәтта су булмаган очракта да - тәяммүм аркылы булса да чистарыну - тәһарәтләнү мөмкинлеге бирә. Ул безгә авырлыклар теләми, киресенчә, җиңеллекләр тели һәм шул ук вакытта безне чиста, ару-пакь килеш күрергә тели.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) торак йортларыбызны - өйләребезне һәм тирә-яктагы киңлекләрне һәрвакытта да чиста тотарга өнди. Ул: “Өйләрегезнең бусагаларын, өйләрегез каршындагы йортларны, ишегалларын чистартыгыз”,- дип әйтә. Икенче хәдисендә ул безне болай дип кисәтә: “Өйләрегез каршындагы йортларны чистартыгыз (чиста итеп тотыгыз)” (әт-Тирмизи).

Хөрмәтле дин кардәшләребез, шуны гел истә тотыгыз: өйдәге тәртипсезлек, кичтән юмыйча калдырган савыт-саба йортка шайтанны тартып, чакырып тора. Һәрчак тәртип хөкем сөргән чиста, җыештырылган өй, киресенчә, бәрәкәт һәм фәрештәләр белән тулып торыр.

Җәмәгатьчелек урыннарының чисталыгы - иманның билгесе 

Безнең динебез шәхси киңлек турында кайгыручанлык күрсәтү белән генә чикләнми. Чын мөселман урамнар, юллар һәм җәмәгатьчелек урыннарының чисталыгы турында да борчыла. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Иманның җитмештән артык тармагы бар, шулар арасында иң түбәне - юлда булган киртәне алып ташлау” (Мөслим).

Моның ни дәрәҗәдә мө һим булуы турында уйлап карагыз әле! Юл буенда кешеләргә комачаулык итеп яткан ташны, чыбыкны яки чүп-чарны алып ташлап, без сәдака биргәндәге кебек үк әҗер-савап алабыз бит. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Кешеләр йөри торган юлдан ташлар, чыбык-чабыклар һәм сөяк кисәкләрен алып ташлау - синең өчен бу сәдака”.

Сәхабә Әбү Хүрәйрә (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) болай дип әйтүе турында тапшырган: “Безнең арабызда урам буенда йөреп, юлларда мөселманнарга зыян китергән нәрсәләрне җыючы кеше бар иде, һәм Аллаһы Тәгалә әлеге кешегә әҗер-савабын бирде һәм гөнаһларын кичерде, гафу кылды” (әт-Тирмизи).

Ә имам Мөслим тарафыннан тапшырылган башка хәдистә юлда кешеләргә комачаулык итүче агачны кисеп ташлаган кеше турында әйтелә, Аллаһы Тәгалә менә шушы гамәле өчен генә дә аны җәннәткә кертә. Күз алдыгызда китерегез әле: юлдагы киртәне алып ташлаган өчен - җәннәт!

Тирә-яктагылар өчен үрнәк бул

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) безгә һәрвакытта да пөхтә һәм җыйнак булырга куша. Ул: “Өс киемнәрегез белән аяк киемнәрегезне чистартыгыз, шул рәвешле пөхтә һәм җыйнак булыгыз ки, башка кешеләрдән аерылып торыгыз”,- дип боера. Һәр җомга көн саен ул безгә коенырга, иң яхшы, иң матур киемнәребезне кияргә һәм хушбуйлар сөртенергә әмер итә.

Иманлы кешенең шакшы килеш йөрергә, пычрак киемнән кеше арасына чыгарга хакы юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) чәчләре тырпайган һәм өс киеме тузанга чумган, пычранып беткән кешене күрсә: “Чисталыкны саклагыз!”- дип әйткән.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Шуны һәрчак исебездә тотыйк: чисталык - ул иманыбызның аерылгысыз өлеше. Һәркайсыбыз үзеннән, үз өеннән, үз йортыннан, үзенең эш урыныннан башласын иде. Әйдәгез, урамнан барган вакытта чүп-чар ташлап калдырмыйк, чүпне тиешле урынга илтеп ташлыйк, табигать кочагында ял иткәннән соң урыныбызны җыештырып калдырыйк. Әгәр без, мөселманнар, җан һәм тән сафлыгы, чисталык үрнәге күрсәтсәк, халык моны күркәм динебезгә иң яхшы өндәү билгесе буларак кабул итәр иде.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан раслан