Ульяновск өлкәсен киләсе ун елда нинди үзгәрешләр көтә?

14 апрельдә Ульяновск өлкәсенең үсеш форумында Алексей Русских 2036 елга кадәр исәпләнгән стратегияне тәкъдим итте. Әлеге документта төбәгебездә халык саны кимүен туктату, экономиканы көчәйтү һәм гражданнарның тормышын уңайлырак итү юллары күрсәтелгән.

Демографик кимүгә киртә кую - төп бурычларның берсе. Хәзер регион ел саен берничә мең кешесен югалта һәм бу иң зур куркыныч булып санала.

2036 елга кадәр хәерчелек дәрәҗәсен - 5 процентка кадәр, күп балалы гаиләләр арасында 8 процентка чаклы киметү, туучылар коэффициентын 1,67гә кадәр җиткерү максаты куела.

Гаиләләр икенче һәм өченче балаларын табарга тәвәккәлләсен өчен торак белән керемнәргә басым ясау күздә тотыла. “Торакка гаилә капиталы” (“Семейный капитал на жильё”) илкүләм программасы - мөһим чараларның берсе. Икенче балалары тугач, гаилә ипотеканың бер өлешен каплау өчен сертификат ала, ә инде өченче балалары дөньяга аваз салгач, кредит бюджет хисабына тулысынча каплана. Губернатор федераль үзәккә әнә шундый инициатива белән мөрәҗәгать итәргә җыена.

“Тагын бер башлангыч - төбәкнең “Семейный налоговый вычет плюс” турында фикер алышырга тәкъдим итәм. Монда сүз икенче һәм аннан соңгы балалары булган гаиләләр өчен НДФЛ буенча стандартлы тотып калуны ике тапкыр арттыру турында бара. Өч балалы әти-әниләргә налог йөкләнеше минималь, символик рәвештә генә булырга тиеш. Әлеге инициативаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын, әйдәгез, бергәләп исәпләп карыйк”,- диде Алексей Русских.

Тагын бер юнәлеш - гаиләләр өчен инфраструктура. Торак йортлар янәшәсендә балалар бакчасы, продленка белән түгәрәкләре булган гаилә үзәкләре челтәре барлыкка киләчәк.

Өлкәннәр һәм инвалидлыгы булган кешеләр турында да кайгыртучанлык күрсәтәләр: 2028 елга кадәр озак вакыт дәвамында карый торган олылар санын 9 проценттан 17 процентка кадәр җиткерү максаты куела. Шулай ук “Второй старт” программасы аерым билгеләп үтелде: ул пенсия яшенә җитеп килүчеләрне һәм декрет ялындагы аналарны яңадан укытуны күздә тота.

Һөнәрне иртәрәк сайлау һәм заводлар белән элемтә

Белем бирү системасы үз-үзенә түгел, ә төбәк экономикасына эшләргә тиеш. “Цифровой профиль ученика” - җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүче төп яңалык. 5 класстан башлап һәр укучының цифралы портфолиосы барлыкка киләчәк, ясалма интеллект элементлары булган система аның нигезендә балага үз профилен, имтиханнар һәм хәтта булачак һөнәрен сайларга ярдәм итәр дип көтелә.

Авыл җирендәге балаларның шәһәрдәге балаларныкы кебек үк уңай мөмкинлекләре булсын өчен мәктәпара лабораторияләр һәм заманча җиһазландырылган мастерскойлар челтәре булдыру каралган.

Кадрлар проблемасын “уку - эш” чылбыры ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Бездә машина төзелеше, авиация төзелеше, радиоэлектроника һәм авыл хуҗалыгы буенча “Профессионалитет” кластерлары эшләп килә инде.

“Кадровый актив” механизмы барлыкка киләчәк: студент 20-30 мең сум тирәсе стипендия ала һәм өч ел дәвамында регионда эшләргә тиеш була.

“Бу барысы өчен дә отышлы бит. Студент зур кызыксыну белән гыйлем серләрен үзләштерә, ә регион җиң сызганып эшләргә теләүче белгечкә ия була”,- дип белдерде форумда Губернатор.

Мәктәп укучылары өчен “Профессиональ пробалар” - предприятиеләрдә практика үтү кертеләчәк.

Сәламәтлек саклау. Үлүчеләр санын киметү һәм тулысынча цифрага күчү

Биредә өч өстенлекле юнәлеш бар: медицина җиһазлары, үлүчеләр санын азайту һәм кадрлар.

Яңа туган сабыйлар арасында үлем очракларын 2030 елда - 3,8гә кадәр, 2036 елда 3,5кә чаклы киметергә җыеналар. Төрле рисклары булган группага керүче йөкле хатын-кызлар махсус җиһазландырылган перинаталь үзәккә вакытында барып эләксен өчен маршрутлау системасын сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтү күздә тотыла.

“Репродуктивный паспорт” программасы буенча 14-15 яшендәге ике җенестәге барлык үсмерләрне дә тирәнтен тикшерү планлаштырыла.

“Подарок новорожденному + навигатор новорожденного” проекты эшли башлый - гаилә беренче чиратта кирәкле булган әйберләр наборы белән бергә түләүләр һәм хезмәтләр буенча гидны да алачак.

2030 елда медицина кәгазьдәге карталардан тулысынча баш тартачак - барлык мәгълүматлар да цифрага күчерелә. Бу юнәлештә ясалма интеллектны киң куллану күздә тотыла.

Кадрлар - аерым проблема. 2025 елда 8,5 меңнән артык медицина хезмәткәренә өстәмә түләүләр өчен казнадан 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, әмма бу җитәрлек түгел. Авыл һәм шәһәр җирендә яшь врачлар өчен өстәмә “подъемныйлар” кертеләчәк.

“Быел ук инде 18 яңа ФАП төзергә, Тереньга район хастаханәсенең поликлиникасын ремонтларга һәм дүрт берәмлек авыр җиһазлар сатып алырга җыенабыз. Чучкалов исемендәге өлкә клиник үзәгендә заманча приемный бүлеге төзелә башлый. Ерак Засвияжьеның Шигаев урамында 4 нче поликлиника филиалының бинасын төзү тәмамланып килә. Югары Террасада балалар инфекцион хастаханәсе файдалануга тапшырылачак. Өлкә клиник хастаханәсе базасында кардиохирургия үзәге төзү планга кертелде”,- диде регион башлыгы.

Юллар, ЖКХ, транспорт һәм иминлек

Регион 21 терәк торак пункты үсешенә басым ясый. Ульяновск тирәсендәге агломерациягә - Ишеевка, Новоульяновск, Ундоры, Чардаклы белән Красный Ярга аеруча зур игътибар бирелә.

Иминлек буенча уңай нәтиҗәләр бар инде: өлкәдә яшәүче 10 мең кешегә 85 җинаять очрагы туры килә, ил буенча - 121. Җинаятьчелекнең түбән дәрәҗәсе буенча без Россия күләмендә 8 нче урында.

ЖКХда челтәрләрне яңарту һәм авария хәлендәге торактан күчерү дәвам итә. 2030 елга кадәр өлкәне газлаштыруны тулысынча төгәлләү күздә тотыла.

Транспорт буенча: 2026 елда юлларга 7,3 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, өлкә районнарындагы 140 километр юлны яңарту каралган. Быел Зөя елгасы аркылы күпер файдалануга тапшырыла. 2036 елга кадәр 300 автобус сатып алу максаты куела. Параллель рәвештә трамвайлар белән троллейбуслар яңартылачак. Тимер юл транспортын үсеш көтә: шәһәр яны поездларында ел саен пассажирлар агымы - 500 мең кешегә кадәр артачак, аэропортта - бер миллион кешегә чаклы җитәчәк. Самара, Ульяновск һәм Казан арасында югары тизлекле тимер юл магистрале төзү проекты әзерләнә.

Экономика: промышленность үсеше һәм яңа тармаклар

Экономика - Ульяновск өлкәсе стратегиясенең нигезе. 2036 елга озатылган продукция күләме 730 миллиард сумга кадәр җиткереләчәк, ә промышленность үсеше 3 проценттан да ким булмас.

Авиация төзелеше, станоклар җитештерү, композитлы материаллар, диатомитлар, инновацияләр - төп үсеш нокталары.

“Содружество” компаниясеннән Иделнең сул ярында порт тибындагы логистика комплексы - аерым проект, ул “Төньяк-Көньяк” коридорының бер өлешенә әверелер.

Пилотсыз авиацион системаларны үстерергә һәм ясалма интеллектны производствога кертергә вәгъдә итәләр.

Инвестицияләр

2036 елга төп капиталга инвестицияләр күләмен 414 миллиард сумга кадәр җиткерү - регионның төп максаты. Һәркем өчен аңлаешлы кагыйдәләргә ставка ясала: налог льготалары, аерым экономик зоналар, инвестиция контрактлары. Тиз килә торган акча түгел, ә эш урыннары белән технологияләр бирүче проектларга өстенлек бирелә. Алексей Русских әйтүенчә, болар барысы да регионның инвестицион стандартларында чагылыш тапкан.

Авыл хуҗалыгы, яңа җирләр һәм экспорт

2036 елга, 2021 ел белән чагыштырганда, җитештерү күләменең 128,6 процентка артуы көтелә. Тагын 70 мең гектар әйләнешкә кертеләчәк. Экспорт 112 миллион долларга кадәр артыр.

Тармакны яшәртү - аерым максат: 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләр өлешен 28 процентка чаклы җиткерү бурычы куела. Моның өчен аграр университетта максатчан укытырга, авылга кайтып эшләргә теләүче белгечләргә стипендия түләргә кирәк.

“Ульяновск өлкәсенең үсеш стратегиясе - ул безнең уртак килешүебез. Төбәк халкы, бизнес, муниципалитетлар белән килешү. Туктап калмау, алга бару турында килешү бу. Без мәктәпләр һәм хастаханәләр төзергә, юлларны ремонтларга, гаиләләргә булышлык күрсәтергә, яңа эш урыннары булдырырга җыенабыз. Ульяновск өлкәсендә яшәргә, хезмәт итәргә һәм балалар үстерергә теләүчеләр мөмкин кадәр күбрәк булсын өчен барысын да эшләячәкбез”,- диде Русских.

Исхак ХӘЛИМОВ.