РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИН:

Илебезнең космонавтика тармагы, тулаем алганда, ышанычлы үсә. Быел без Юрий Алексеевич Гагаринның космоска очуына 65 ел тулуны билгеләп үтәбез. Узган ел тармак өчен уңышлы булды - 17 ракета йөртүче (97 аппарат) җибәрелде. Тупланган керем 10 процентка (508 миллиард сумга) артты. Шуңа күрә, тулаем алганда, тармак ышанычлы үсә. Тармакта хәл итәсе мәсьәләләр барлыгын беләм.