Президент Рәхмәт белдерде

Россия Президенты карары нигезендә, “Боевое братство” оешмасының Ленин районы филиалы рәисе Марат Юсуповка Рәхмәт белдерелде. Аның актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертүе әнә шулай югары бәяләнде.

Губернатор Алексей Русских аны дәүләт бүләге алуы уңаеннан котлады.

– “Боевое братство” – ул иптәшләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булган фикердәшләр союзы. Һәм хәзер, көчләребезне берләштереп, без бергәләп махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә булышабыз. Хәрби хезмәткәрләргә йөзләгән гуманитар йөк җыеп озатылды. Шулай ук геройлар батырлыгы турындагы истәлекләрне саклау, яшьләргә патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү, егетләр һәм кызларны Ватанга тугрылыклы хезмәт итү традицияләренә җәлеп итү буенча да зур эш алып барыла,- диде Алексей Русских.

Марат Радик улы Юсупов 2002 елдан бирле оешма эшчәнлегендә актив катнаша. Ленин районы филиалы әгъзалары Марат Юсупов җитәкчелегендә дәүләт бәйрәмнәренә, Россиянең сугышчан даны көннәренә багышланган чараларда, тантаналы җыелышларда катнашалар. Марат Радик улы ел саен мәктәпләрдә 50дән артык батырлык дәресе үткәрә. Аның тырышлыгы белән Ульяновскида 89 юнармия отряды булдырылган. Ул Донецк һәм Луганск халык республикаларына хәйрия ярдәмен илтеп тапшыруга зур өлеш кертә. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының сәламәтлеген тернәкләндерү мәсьәләсен дә күз уңында тота. 1 меңнән артык кеше Кырым, Кавказ, Ульяновск өлкәсе санаторийларына җибәрелгән.