Игенчеләр язгы кыр эшләренә кереште

Губернатор Алексей Русских Радищево районына эш сәфәре вакытында Рамазан Хәбибуллин крестьян-фермер хуҗалыгында булып, механизаторлар белән аралашты һәм авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде.

“Радищево районы беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште. Хәзер уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру дәвам итә. Быел биредә чәчүлек мәйданнары 57,4 мең гектар тирәсе. Узган ел белән чагыштырганда, бу – 1,3 мең гектарга күбрәк. Районда бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы тотрыклы рәвештә арта. Рамазан Хәбибуллин хуҗалыгында әнә шул мәсьәләне карадык. Әлеге хуҗалык ашламалар кертү һәм туфракны эшкәртү буенча яңа технологияләрне уңышлы куллануның яхшы үрнәге булып тора. 20 апрельдән соң барлык районнар да чәчүгә чыгачак. Аграрийларга дәүләт ярдәмен оператив рәвештә җиткерү бурычы куйдым”,- дип белдерде Алексей Русских.

Хәзерге вакытта Новоспасское, Барыш, Кузоватово, Мәләкәс, Николаевка, Радищево, Иске Кулаткы, Павловка, Тереньга һәм Ульяновск районнары хуҗалыклары уҗым культураларын ашлама белән туктандыруны дәвам итә.

Губернатор Алексей Русских йөкләмәсе нигезендә өлкәнең авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Бүген ашлык культуралары, бәрәңге һәм яшелчә җитештерүчеләргә субсидия бирү өчен министрлык хуҗалыклардан тиешле документларны кабул итә. Апрель аенда шулай ук сөт җитештерүчеләргә һәм күпьеллык үсентеләрне караучыларга субсидия бирүгә документлар кабул итә башлыйлар. Быел кырчылык, терлекчелек һәм балыкчылык өлкәсендәге экономик әһәмияткә чараларны финанслау максатында субсидияләр бүлеп бирелгән дә инде. Өлкәбез аграрийлары льготалы банк кредитларыннан да бик теләп файдалана.

Рамазан Хәбибуллин хуҗалыгы дәүләттән ярдәмне һәрдаим алып тора. Аның крестьян-фермер хуҗалыгы Радищево районында иң зур хуҗалыкларның берсе булып санала. Быел биредә эшкәртеләчәк мәйданнар күләме 5,83 мең гектар тәшкил итәчәк, шуның 3,82 мең гектары – чәчүлек мәйданнары. Хуҗалыкның ашлык саклау һәм эшкәртү өчен 15 мең тоннага исәпләнгән склады һәм вакытлыча саклау өчен 5 мең тоннага исәпләнелгән мәйданчыгы бар. Авыл хуҗалыгы техникасын уңайлы шартларда ремонтлау өчен җылытыла торган мастерскойлар эшләп килә. Әлеге предприятие өр-яңа техника, ашламалар һәм туфракны эшкәртүнең заманча технологияләрен куллана. 2026 ел уңышының авыл хуҗалыгы культураларын тукландыру максатында 700 тонна аммиаклы селитра сатып алынган. Соңгы елларда хуҗалыкта машина-трактор паркы яңартылган, склад биналары, ремонтлау мастерскойлары реконструкцияләнгән, яңа ашлык чистарту һәм үлчәү комплексы урнаштырылган, ындыр табагы һәм машина-трактор паркы территориясенә асфальт җәелгән.