“Современный әбиләр”

(Уены-чыны бергә)

Иске Кулаткы эшчеләр поселогының кәрәзле телефон яисә, үзебезчә әйткәндә, "сотовая связь" салоны тәрәзәсе янында чират бүлә-бүлә бер төркем әбиләр мәш килә. Аларның һәрберсенең кулында телефон һәм барысы да шушы кечкенә тартма турында фикер алыша.

- Менә бабам туган көнемә яңа телефон бүләк итте бит әле, - ди берсе. - Шәп эшли, тик кайсыдыр кнопкасына басканнан соң 300 сум акчам җилгә очты, шуны бактырырга килдем, - дип югалтуы хакында сөйли.

- Бабаң сенсорлы телефон бүләк итсә, отышлырак булыр иде. Аның аша бер-береңә карап рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин, җитмәсә, ватсабы да, вайберы да, телеграмы да бар, - дип телефоны белән масая төшеп сүзгә кушыла икенчесе.

- Конечно, бик дөрес, - дип дәвам итә өченчесе. - Менә мин сенсорлы телефон белән рәхәт чигәм, хәтта аның аша өйләренә керми генә күршедәге әбиләрем белән сөйләшәм, төне буе рәхәтләнеп кино карап ятам.

Кулларына телефон тоткан “современный әбиләр” үзара бәхәсләшеп оператор бүлмәсенә сыймый башладылар, аларның саны күбәйгәннән-күбәя барды һәм зур төркемгә әйләнде. Алар арасында ыгы-зыгы купты: "Чиратсыз кермәгез! Кайчан бездә тәртип булыр икән?" - дигән сүзләр яңгырады. Араларында:  "Мине алдарак җибәрегез инде, озак торсам, бабам ватсап аша шалтыратып каты итеп әрләячәк", - дигән ялварулар ишетелде.

Шул арада зур сумкаларын көч-хәлгә күтәреп, салон янында: "Кому носки, кому шерстяные носки?" - дип кычкырган манара биеклеге ир кеше пәйда булды.

Бу хәбәр таралуга салондагы чират челпәрәмә килде һәм әбиләр сатучыны чолгап алып, аңа һөҗүм иткән күк бүлешә-бүлешә оекбашлар алырга кереште.

...Мин читтә басып торып, бу хәлне күреп хәйран калдым һәм 1970-1990 еллардагы, ягъни безнең заманның ак яулыклы авыл әбиләре күз алдыма килеп басты. Аларның җылы итеп яккан авыл өендә кич утырып сарык йоныннан оекбашлар бәйләүләре, күмер самавыры артында җан җылысын бүлешеп чәй эчеп сөйләшүләре, колхоз радиосын тыңлаулары күңелемдә җылы хатирәләр уятты.

Шушы хатирәләр диңгезендә йөзгәндә, кесәмдә кинәт телефон шалтырады. Хатын: "Бабасы, “сотовая связь” салоны янында йон оекбашлар саталар икән, иң зурларын ике пар алып кайт әле, берсе - үзеңә, берсе буй җиткән оныгыбызга ярар", - дип хәбәр итмәсенме...

Менә сиңа мә, менә сиңа "современный әбиләр!"

Рөстәм АРИФУЛЛИН

Иске Кулаткы.