Ирек Фиргалиев иҗатыннан

Мәхәббәтең акмы?

Очрамаганнары булса да,

Мин яратмаган хатын-кыз юк.

Туфлиләрдә төз аяк күрсәм,

Без үкчә йөрәккә кадый ук.

 

Аңа сүз кушасы килсә дә,

Үзгәртә алмыйм ла дөньямны.

Үткәннәрне яшен угыдай

Яктырта алмыйсың шул аны.

 

Без яратмаслык хатын-кыз юк -

Күрәм, күпләр бу фикер яклы.

Савытта юылган энҗедәй

Мәхәббәтең, дим, синең акмы?

 

* * *

Төнен дә, көнен дә һәркайдан

Сине эзли минем күзләрем.

Берчак килеп әйтмәсме бу, дип,

Әйтми килгән әйтер сүзләрен.

 

Килмәсеңне белсәм дә, көтәм,

Әрәм итеп юкка гомерне.

Тартынуны җиңеп кавышсак,

Булыр иде нинди күңелле!

 

Туган җир моңы

Әти утырткан тал төбендә

Уйнап үскән бала бит мин.

Сагыныплар кайтсам да, талым,

Танымадың шул мине син.

 

Монда хәзер чыр-чулар да юк,

Шаярсаң да әрләмиләр.

Борынны канатып кайтсаң да,

Тигәнәкләр жәлләмиләр.

 

Ярата идем сине, талым,

Көмеш ябалдашың өчен.

Ботагыңны кисеп, сыбызгы

Ясап уйнатканың өчен.

 

Нигә соң танымый торасың,

Мин шул ук – тиктормас Ирек.

Син шулдыр, тик мин бүтән хәзер,

Ул урында – төпчек черек.

 

Башка таллар серләшә монда,

Ни мәгънәдер ул сүзләрдә?..

Мин юкта, таллык нык үзгәргән -

Туган җир моңы күзләрдә.

 

Өммәт

Селәгәйле балачак

Бүген оят тоела.

Сәхәргә торалмагач,

Күздән яшьләр коела.

 

Иске бишмәтле яшьлек

Эренле күзен кыса.

Сагындыра тик мине

Әни пешергән сумса.

 

Онытмыйм, яла ягып,

Өскә килгәнне һаман.

Син – әләкче, дигән сүз

Колакны яра сыман.

 

Яла булса да, бу сүз

Күңелне озак кырды.

Яшьлек белән араны

Өзәргә ярап куйды.

 

Әләк файда итәсен

Белеп әләкләмәдем.

Миңа яла яккан да

Булмады ла әллә кем.

 

Кемдер кылган гөнаһка

Түләп килсәк тә кыйммәт,

Гөнаһка каршы гөнаһ

Эшләтми минем өммәт.

 

* * *

Хыял белән яшәп, гомер юлым

Тутырды менә җитмешен дә.

Юлларның яңасы калка тора,

Буйларга инде җитеш кенә.

 

Биек күтәрмәде алар мине -

Егылулар куркытты һәрчак.

Ерак юллар дәшә торсалар да,

Кузгаласы килми шул кайчак.

 

Тәвәккәллек җитәрлек булса да,

Һаман аяк өсли торалмам.

Сезгә иярәсе генә иде  -

Ерак юлларны иңли алмам.

 

Еракларын иңли алалсам да,

Якынына өмет юк түгел.

Гәүдә картлык ягына авыша,

Бирешер исәп юк, ди күңел.

 

Автоэпиграмма

Ныклап яшәргә өлгермәдем,

Җитмешем, инде тулдың да.

Хушлашырга һич ашыкмагыз -           Әҗәлдән дару йоттым ла.

 

* * *

Минем яшем еллап түгел,

Көнгә карап үзгәрә.

Ш.Җиһангирова.

 

Шагыйрәме, абыстаймы -

Хатын-кыз гүзәл бит инде.

Аңардан сез беркайчан да

Яшь сорамасагыз иде.

 

Аның яше гел үзгәрә:

Кайсы көн илледән уза,

Кайчак унсигез дә тулмый.

Шуңа, бугай, хатын-кызның

Туган көне ел да була,

Туган елы гына булмый.

 

* * *

Яшәп туйган күләгәдәй,

Төнгә кереп адашырмын.

Синме, дигәннәргә, түгел, -

Таң нуры, дип алдашырмын.

Ирек ФИРГАЛИЕВ,

Абдулла авылы.